Бүген Казанда “Солнечный”, “Заречье” балаларны сәламәтләндерү лагерьлары базасында IX Бөтенроссия яшь геологларның ачык кыр олимпиадасы ачылды. Ачу тантанасында ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, РФ табигать ресурслары һәм экология министры урынбасары – Җир асты байлыкларыннан файдалану буенча федераль агентлык җитәкчесе Валерий Пак, Россия геология җәмгыяте президенты Виктор Орлов, республика министрлыклары һәм ведомстволары җитәкчеләре һ.б. катнашты.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия Федерациясе Табигать ресурслары министры урынбасары - Җир асты байлыкларыннан файдалану федераль агентлыгы Җитәкчесе Валерий Пак белән очрашты. Очрашу республика Хөкүмәте Йортында узды, анда Җир асты байлыкларыннан файдалану федераль агентлыгы җитәкчесе урынбасары Андрей Морозов, Россия геология җәмгыяте президентыВиктор Орлов, Җир асты байлыкларыннан файдалану буенча идарә начальнигы Равил Мотыйгуллин, Татарстан Республикасы экология һәм табигать ресурслары министры Артем Сидоров һәм башкалар катнашты.