ЯҢАЛЫКЛАР


16
июль, 2013 ел
сишәмбе
Бүген Казанда КФУ ның Н.И. Лобачевский исемендәге Фәнни китапханәсе залында РФ Дәүләт Думасы рәисе Сергей Нарышкин рәислегендә Россия тарихчылар җәмгыятенең Идел буе бүлеген гамәлгә кую җыелышы үтте. Анда шулай ук ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, ТР Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнашты.

Бүген Татарстан Республикасына эш визиты белән “Газпром” ААҖ Директорлар советы рәисе, Россия Президентының "Газ экспортлаучы илләр форумы" белән хезмәттәшлек буенча махсус вәкиле Виктор Зубков килде. "Казан" халыкара аэропортында Виктор Зубковны Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Р.Ф.Моратов, "Газпром Трансгаз Казан" ҖЧҖ генераль директоры Рәфкать Кантюков һәм башкалар каршы алды.

Бүген Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Дәүләт Думасы Рәисе Сергей Нарышкин Татарстан Республикасына эш визиты белән килде. Халыкара аэропортта Сергей Нарышкинны Татарстан Республикасы Президенты Р.Н.Миңнеханов, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин һәм башкалар каршы алды.

Казанда уза торган Универсиада чорында – 29 июнь-16 июль көннәрендә, медицина ярдәме күрсәтүне сорап, 8698 кеше мөрәҗәгать иткән. Мөрәҗәгатьләрнең 5511е спорт объектларына, 2270е Универсиаданың Медицина үзәгенә туры килә.
Татарстанда 11 сыйныфны тәмамлаучыларның саны өч ел эчендә һәр ел саен 1 мең кешегә кими бара. Информатика, химия, тарих, әдәбият кебек фәннәр күбрәк сорала. Бу хакта ТР Министрлар кабинетында узган брифингта ТР мәгариф һәм фән министрының беренче урынбасары Данил Мостафин сөйләде.

15
июль, 2013 ел
дүшәмбе

“Шахматлар җиңде, дип саныйм”,- дип белдерде Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе, Халыкара шахмат федерациясе (FIDE) президентының өлкән киңәшчесе Минтимер Шәймиев. Бүген ул җиңүчеләрне бүләкләү тантанасында катнашып, XXVII Бөтендөнья җәйге студентлар Уеннарының шахмат турнирына йомгак ясады.
Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте рәисе Илдар Халиков Казандагы Бөтендөнья җәйге Универсиадада нәфис гимнастика буенча төркемле күп төр ярышларда җиңүчеләрне бүләкләде. Ярышлар һәм бүләкләү тантанасы Гимнастика үзәгендә булды.
Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе, Республика “Яңарыш” фондының Попечительләр Советы рәисе Минтимер Шәймиев һәм Россия Федерациясенең Куркынычсызлык Советы секретаре Николай Патрушев Зөя утрау-шәһәрендә булдылар.

Минтимер Шәймиев Николай Патрушевны “Татарстанның мәдәни мирасы: борынгы Болгар шәһәре һәм Зөя утрау-шәһәре” проектын гамәлгә ашыру кысаларында яңадан торгызылган һәм реставрацияләнгән тарихи истәлекләр белән таныштырды.
Бүген Казанда Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков “Спорт тапшырулары” автономияле коммерцияле булмаган оешманың (АКО) Татарстан хезмәткәрләренә квалификацияләрен күтәрү һәм телевидение җиһазлары белән эшләүгә рөхсәт таныклыклары тапшырды. Бу тантанада шулай ук Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе Ирек Миңнеәхмәтов һәм “Спорт тапшырулары” АКО генераль директоры Василий Кикнадзе катнашты.

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Энгель Фәттаховны ТР Премьер-министры урынбасары – ТР мәгариф һәм фән министры вазыйфасын башкаручы итеп билгеләү турындагы Указны имзалады.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International