ЯҢАЛЫКЛАР


13
май, 2013 ел
дүшәмбе

Бүген Казанда “Закон территориясе” VII республикакүләм конкурсына тантаналы рәвештә нәтиҗә ясалды. Җиңүчеләрне бүләкләү тантанасында РФ эчке эшләр министрының беренче урынбасары полиция генерал-лейтенанты Александр Горовой, Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков, ТР вице-премьеры Әсгать Сәфәров, ТР Дәүләт Советының закон һәм хокук тәртибе комитеты рәисе урынбасары Рафил Ногъманов, ТР буенча эчке эшләр министры Артем Хохорин, шулай ук республика министрлыклары һәм ведомстволары җитәкчеләре катнашты.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның Германия Федератив Республикасының Россиядәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле илчесе Ульрих Бранденбург белән очрашу бүген Казан Кремлендә узды. Очрашуда шулай ук вице-премьер – ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов, ТР Президентының халыкара мәсьәләләр буенча ярдәмчесе Радик Гыйматдинов катнаштылар.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнеханов  Казан Кремлендә Казан метрополитенының өч яңа станиясе төзелеп бетүгә бәйле рәвештә  метро төзүчеләрне кабул итте. Тантаналы чара барышында Р.Н. Миңнеханов «Казметрострой» ААҖ хезмәткәрләренә бүләкләүләр тапшырды.

12
май, 2013 ел
якшәмбе
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Казанда тарихи биналарны торгызуның барышы белән танышу өчен Иске Татар бистәсе буйлап җәяү узды. Аны Казан мэры Илсур Метшин, Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин, Татарстан Республикасы Президенты ярдәмчесе Олеся Балтусова озатып йөрделәр.

11
май, 2013 ел
шимбә
Бүген Казанда Агросәнәгать паркы тулы көченә эшли башлады. Россия өчен уникаль булган бу комплекска беренчеләрдән булып Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов килде. Аны вице-премьер - Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, Татарстанның икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов, Казан мэры Илсур Метшин озата йөрде.
Татарстан Торак-коммуналь хуҗалыкны реформалаштыруга ярдәм итү фондыннан өстәмә 400 млн. сум акча алачак, дип белдерде бүген Хөкүмәт йортында ТР Президенты һәм ТР Премьер-министры катнашында видеоконференция режимында узган торак төзелеше һәм тапшыру мәсьәләләренә багышланган республикакүләм киңәшмәдә ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрының беренче урынбасары Фәрит Хәнифов.
Торак йортларны җылылык белән тәмин итүне ике контурлы казаннарга күчерү тәртипсез рәвештә түгел, ә махсус әзерләнгән программа буенча башкарылырга тиеш. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов видеоконференция режимында уздырылучы атналык киңәшмәдә хәбәр итте.

10
май, 2013 ел
җомга
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов бүген Казанның тарихи үзәген әйләнеп чыкты. Аны Казан шәһәре мэры Илсур Метшин, ТР Мәдәният министры Айрат Сибагатуллин, ТР Президенты ярдәмчесе Олеся Балтусова озата бардылар.

9
май, 2013 ел
пәнҗешәмбе

Бүген Казанда совет халкының Бөек Ватан сугышында 68-нче Җиңү көненә багышланган Парад узды. Ирек мәйданындагы бу тантанада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты. 


Бүген Казанда Җиңү паркында Дан Мемориалы Колоннадасының Мәңгелек утына һәм Һәлак булган хәрбиләрнең Аналары һәм Тол хатыннарына Монументка веноклар һәм чәчәк салу тантанасы узды. Анда Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР Дәүләт киңәшчесе Минитмер Шәймиев, ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрид Мөхәммәтшин, ТР Премьер-министры Илдар Халиков, Казан мэры Илсур Метшин һәм башкалар катнаштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International