ЯҢАЛЫКЛАР


29
сентябрь, 2012 ел
шимбә
Татарстанда 2012 нче ел программасы буенча планлаштырылган 849 йортның 836сында капиталь төзекләндерү эшt тәмамланган. Бу хакта бүген ТР Хөкүмәт Йортында киңәшмә вакытында әйтелде.
УК, ТСЖ һәм ЖСК эшчәнлеге турында мәгълүматны ачу – бу “Ачык Татарстан”ның бер өлеше. Бу хакта бүген ТР Президенты ТР Хөкүмәт Йортындагы киңәшмәдә белдерде. ТР Дәүләт торак инспекциясе башлыгы Сергей Крайнов хәбәр итүенчә, мәгълүмат таләп ителгән 16 мең 316 йортның якынча 800е аны тулысынча бирми.

28
сентябрь, 2012 ел
җомга
Бүген Сарытауда РФ Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле каршындагы Советның “Дәүләт миграция сәясәте концепциясен гамәлгә ашыруның дәүләт аспектлары турындагы” утырышы узды. РФ Президентының ИФО Тулы вәкаләтле вәкиле Михаил Бабич уздырган утырышта Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов та катнашты.
Бүген ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендә “Татнефть” ААҖ Директорлары советының чираттагы утырышы узды. Утырышта “Татнефть” ААҖ бюджетын 2012 нче елның 8 аена башкару нәтиҗәләре каралды һәм октябрьга, агымдагы елның дүртенче кварталына бюджетлар расланды, 2013 нче елга компаниянең финанс-хуҗалык эшчәнлеге фаразлары турында сөйләшенде.

27
сентябрь, 2012 ел
пәнҗешәмбе
Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Люксембург Бөек Герцоглыгы Премьер-министры Жан-Клод Юнкер, Казан Кремлендә узган очрашудан соң, визит нәтиҗәләре турында журналистлар белән аралашты.
Бүген Люксембург Бөек Герцоглыгы Премьер-министры Жан-Клод Юнкер җитәкчелегендәге делегациянең Татарстан башкаласына рәсми визиты Казан Кремлендә төгәлләнде.
Россиягә эш визиты белән килгән Люксембург Бөек Герцоглыгы Премьер-министры Жан-Клод Юнкер бүген Казан (Идел буе) федераль университетында булды. Аны ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов озатып йөрде.
Яшел Үзәндә Горький исемендәге мәдәният йортында Машиналар төзүче көнен бәйрәм итү булды. ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстанның машина төзелеше тармагы эшчеләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котлады.
“Без Татарстанга Люксембург бизнесын һәм капиталын җәлеп итәргә телибез. Республикага бу сәфәрегез ике арада яңа уртак проектлар тууга этәргеч бирер дип ышанабыз”. Бүген “Корстон”да Татарстан-Люксембург эшлекле форумы ачылышында катнашкан ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов сәламләү чыгышында Люксембург Герцоглыгы премьер-министры Жан-Клод Юнкер җитәкчелегендәге делегациягә әнә шулай дип мөрәҗәгать итте.
Татарстан җитәкчелеге ТРда бизнес ачуда һәм аны алып баруда Люксембург компанияләренә ярдәм итәргә әзер һәм алар белән хезмәттәшлек үсешенә өметләнә. Бу хакта бүген республика Президенты Рөстәм Миңнеханов Казанда булган Люксембург делегациясе вәкилләре белән эшлекле иртәнге аш вакытында белдерде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International