ЯҢАЛЫКЛАР


2
июль, 2012 ел
дүшәмбе

Бүген ТР Дәүләт Советы карамагындагы Иҗтимагый яшьләр палатасы вәкилләре ЮНЕСКО Бөтендөнья мирасы комитетының Яшьләр моделе белән очрашты. Әлеге модель табигый һәм мәдәни мирасны саклау проблемасына җәлеп итү максатын куя. Бу көннәрдә Казанда Яшьләр моделенең пленар утырышы уза.


1
июль, 2012 ел
якшәмбе

Бүгенге көннән Татарстан Республикасында ведомствоара электрон багланышлар системасы (СМЭВ) кертелә, ул республика халкына дәүләт һәм муниципаль хезмәтләрне, шул исәптән, хакимият органнарыннан төрле справкалар алуны җиңеләйтә.

Татарстанда 30 июньгә 1 миллион 33,9 мең кв.м торак сафка бастырылган, бу еллык биремнең 41,7 процентын тәшкил итә. Бу хакта бүген ТР Хөкүмәт Йортында киңәшмәдә Татарстанның төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Ирек Фәйзуллин хәбәр итте.


30
июнь, 2012 ел
шимбә

Бүген ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов Владивостокта Кече Улисс бухтасындагы моряклар белән очрашты.  Рөстәм Миңнеханов Тын океан флоты җитәкчелеге вәкилләре белән кече корабльләрнең берсенең бортына менде, анда аңа танышу экскурсиясе уздырдылар.

Бүген ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Приморье өлкәсе губернаторы Владимир Миклушевский Владивостокта Приморье өлкәсе администрациясендә Ирешелгән килешүләрне тормышка ашыру буенча чаралар планына кул куйдылар.

Бүген Влидивостокта Казан мәчете нигезенә беренче ташны салу тантанасы булды. Әһәмиятле вакыйгада ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, Приморье өлкәсенең вице-губернаторы Ирина Василькова, Россия мөселманнарының Үзәк Диния нәзарәте рәисе, мөфти Тәлгать Таҗетдин, Приморье өлкәсе мөфтие имам Абдулла Ишмөхәммәтов һәм башкалар катнашты.


29
июнь, 2012 ел
җомга
Бүген РФ Президентының Идел буе федераль округында вәкаләтле рәисе каршындагы Идел буе федераль округындагы вәкаләтле рәисе Михаил Бабич җитәкчелегендә Совет утырышы узды. Дәүләт идарәсе нәтиҗәлелеген һәм дәүләт хезмәте күрсәтүнең сыйфатын арттыру буенча чаралар сөйләшү темасы булды.
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов “Татнефть” ААҖ акционерларының еллык җыелышында ясаган чыгышында 2011 ел нәтиҗәләре буенча компания эшчәнлегенә югары бәя бирде.
Бүген Хөкүмәт йортында ТР Премьер-министры Илдар Халиков рәислегендә узган киңәшмәдә 2011-2015 елларга Татарстан Республикасының социаль-икътисади үсеше программасын гамәлгә ашыруның барышы каралды.

28
июнь, 2012 ел
пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Россия Федерациясе белән Казакъстан арасында мөнәсәбәтләрне үстерүгә үз өлешен кертә. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Казакъстанның Россия Федерациясендәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле илчесе Галым Оразбаков белән очрашуда белдерде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International