ЯҢАЛЫКЛАР


30
август, 2011 ел
сишәмбе
Бүген, Рамазан ае тәмамлану уңаеннан, республиканың барлык мәчетләрендә дә бәйрәм гыйбадәтләре үтте. Быел Рамазан ае тәмамлану уңаеннан була торган Ураза гаете 30 августка туры килеп, әлеге көн рәсми рәвештә ял көне дип игълан ителде.

29
август, 2011 ел
дүшәмбе
Бүген “Казан” Милли мәдәни үзәге каршында ТР муниципаль берәмлекләре арасында үткәрелгән, Татарстан Республикасы көненә багышланган смотр-конкурста җиңүчеләргә 100 автомобиль ачкычы тапшырылды.
Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында, ТР Президенты каршындагы коррупциягә каршы тору буенча Совет утырышы булды. Видеоконференция режимында барган утырышны Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов алып барды. Аның эшендә Премьер-министр Илдар Халиков, Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, ТР Президентының дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев, министрлык һәм ведомство җитәкчеләре, муниципаль берәмлек башлыклары, федераль салым хезмәтенең территориаль бүлекчәләре җитәкчеләре, хокук саклау органнары вәкилләре һәм башка вәкаләтле затлар катнашты.
Бүген Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе коллективына яңа җитәкчене тәкъдим итте. Яңа җитәкче - “Алабуга” МИЗ ААҖ генераль директоры вазыйфасын башкарган Василий Кудряшов.

28
август, 2011 ел
якшәмбе
Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов шәһәр үзәге буйлап экскурсиядә тарихи биналар белән танышты. Республика башлыгы өчен экскурсияне Казан экскурсоводы, Бөтенроссия тарихи һәм мәдәни һәйкәлләрне саклау җәмгыятенең Татарстан бүлеге советы әгъзасы Олеся Балтусова үткәрде.

27
август, 2011 ел
шимбә
Татарстанда бөртекле культураларны җыеп алу эшләрен августта тәмамларга планлаштыралар. Бүгенге көндә Татарстанда барлык мәйданның 98 процентыннан иген җыеп алынган, тулай җыеп алынган ашлык 4 млн.930 тонна тәшкил итә. Бу хакта бүген ТР Хөкүмәт йортында ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында узган киңәшмәдә ТР Премьер-министры урынбасары – авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов белдерде.

26
август, 2011 ел
җомга

Бүген Татарстан Хөкүмәт йортында “Татнефть” ААҖнең Рөстәм Миңнеханов рәислегендә Директорлар советы утырышы узды. Утырышта компаниянең 2011 елның 7 аенда бюджет үтәлү нәтиҗәләре каралды һәм агымдагы елның сентябренә бюджет расланды, компаниянең беренче ярты еллыкка финанс-хуҗалык эшчәнлге нәтиҗәләре буенча фикер алыштылар.

Бүген компания делегациясе белән Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов очрашуында Татарстанның “IMG sport, entertainment, media” стадионнар коммерцияле активлары буенча сәүдә һәм маркетинг буенча әйдәп баручы компанияләрнең берсе белән хезмәттәшлек мәсьәләләре буенча фикер алышынды.

25
август, 2011 ел
пәнҗешәмбе

Татарстан белән Мәскәү хезмәттәшлеге потенциалы тормышның барлык өлкәләрендә дә кирәкле. Бу хакта ТР Премьер-министры Илдар Халиков Татарстанда Мәскәү көннәрен ачу тантанасында белдерде.

Бүген Казан Кремленда ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасында Мәскәү көннәре (25-26 август) кысаларында Мәскәүдәге Төбәк татар милли-мәдәни мохтарияте вәкилләре һәм Татарстаннан китеп илебез башкаласында гомер итүчеләрне кабул итте.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International