ЯҢАЛЫКЛАР


14
июнь, 2011 ел
сишәмбе

Бүген Казанда “ЭКОлидер” һәм “Кеше һәм табигать” республика конкурсларында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы булды. Бу чарада ТР Премьер-министры Илдар Халиков, ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Римма Ратникова, ТР экология һәм табигать ресурслары министры Артем Сидоров, ТР урман хуҗалыгы министры Наил Мәгъдиев һ.б. катнашты.

Татарстанда май аенда гына да 727 меңнән артык интерактив һәм электрон хезмәт күрсәтелгән: Интернет аша 554 меңнән күбрәк запрос ясалган, 76,3 меңнән артык электрон чиратка теркәлү ясалган, 14 меңләп гариза бирелгән, 83,5 мең чамасы түләүләр башкарылган (аларның гомуми суммасы – 26,4 млн. сум).

Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Япониянең Россия һәм яңа бәйсез дәүләтләр (ROTOBO) белән сәүдә ассоциациясе делегациясе белән очрашты. Очрашу ТР Хөкүмәт йортында узды, анда республика сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов, ТР Президентының Тышкы элемтәләр департаменты директоры – ТР Президенты ярдәмчесе Искәндәр Мөфлиханов катнашты. Япония делегациясен ROTOBO президенты Такаси Носиока җитәкли.


12
июнь, 2011 ел
якшәмбе

Бүген, Россия көнендә, Татарстанның Әлки районында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында Сабантуй бәйрәме уза.


11
июнь, 2011 ел
шимбә

Бүген Татарстан районнарында Сабантуйлар башланды. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм җир асты байлыкларыннан файдалану буенча Федераль агентлык җитәкчесе Анатолий Ледовских Нурлатта Сабантуй бәйрәмендә булды. Рөстәм Миңнеханов бәйрәмгә хатыны һәм улы белән килде.


10
июнь, 2011 ел
җомга

Бүген ТР Министрлар Кабинетында узган киңәшмәдә “Бәләкәч” программасын гамәлгә ашыруның барышы хакында фикер алыштылар. Киңәшмәне Мәскәүдән видеоэлемтә буенча ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов үткәрде.


9
июнь, 2011 ел
пәнҗешәмбе

Бүген “Чистай” индустриаль паркын тәэмин итүче Энергетика үзәге нигезенә беренче таш салуга багышланган тантаналы чара булды. Анда ТР Премьер-министрының беренче урынбасары Равил Моратов, Чистай районы башлыгы Илдус Әхмәтҗанов, “Истфилд АС” компанияләр төркеме директорлар советы рәисе Игор Ледецки катнашты.

ТРда беренче инновация инфраструктурасы объекты булган “Идея” технопаркы үсештән туктарга тиеш түгел, ди ул. Бу хакта бүген республика Президенты Рөстәм Миңнеханов технопаркта белдерде.
Технопаркта ТР башлыгы белән Татарстан Хөкүмәте беренче вице-премьеры Равил Моратов, ТР вице-премьер – мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Николай Никифоров булды.

Татарстан өчен эре инвесторлар да, кечеләре дә, республиканыкы, Россия һәм чит ил инвесторлары да бердәй әһәмиятле. Шуңа күрә бер структура кысаларында барлык мәгълүматны берләштерү бик мөһим. ТР Премьер-министры Илдар Халиков бүген журналистлар белән әңгәмәсендә республикада Инвестицион үсеш агентлыгы төзүне шулай шәрехләде.

Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов РФ Суд приставы хезмәте директоры – РФ баш суд приставы Артур Парфенчиков белән очрашты.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International