ЯҢАЛЫКЛАР


26
май, 2011 ел
пәнҗешәмбе
Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов “Алабуга” махсус икътисади зонасында булды. РФ икътисади үсеш министры урынбасары Олег Савельев белән бергә республика башлыгы резидентларның ике предприятиесе төзелеш мәйданчыкларын карады һәм автокомпонентлар китерүчеләр белән киңәшмә үткәрде.

25
май, 2011 ел
чәршәмбе
Бүген ТР Фәннәр академиясендә әлеге фәнни үзәкнең соңгы биш елдагы эшчәнлегенә йомгак ясалды. Гомуми хисап-сайлау җыелышы ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Премьер-министрның беренче урынбасары Равил Моратов, Дәүләт Советы рәисе урынбасары Александр Гусев һ.б. дәрәҗәле кунаклар катнашында узды.

24
май, 2011 ел
сишәмбе
Бүген ТР Хөкүмәте йортында ТР Президенты каршындагы Коррупциягә каршы көрәш советы белән Хокук тәртибен тәэмин итү буенча координацион советның уртак утырышы узды.
Татарстанда инновацияле эшчәнлекне һәм венчур индустриясен үстерү буенча Күзәтүчеләр советы оешты. Бүген Казан (Идел буе) федераль университетында ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында Күзәтүчеләр советының беренче утырышы узды.

23
май, 2011 ел
дүшәмбе

2013 елгы Бөтендөнья җәйге универсиадасы Казанда 6-17 июль көннәрендә узачак. Бүген Казанда Россия Хөкүмәтенең беренче вице-премьеры Игорь Шувалов җитәкчелегендә узучы 2013 елгы Универсиаданың Оештыру комитеты утырышында Уеннарны үткәрүнең вакыты расланды.

2013 елда Казанда узачак Бөтендөнья җәйге универсиадасына әзерлек графиктан алда бара. Бүген Казанда Россия Хөкүмәтенең беренче вице-премьеры, 2013 елгы Универсиаданың Оештыру комитеты рәисе Игорь Шувалов журналистларга биргән интервьюсында әнә шулай дип белдерде.

Бүген Татарстан Республикасы Президенты – “Татнефть” ААҖ Директорлар советы рәисе Рөстәм Миңнеханов “Татнефть” ААҖ Директорлар советының чираттагы утырышын үткәрде.


21
май, 2011 ел
шимбә
Бүген “Корстон” кунакханә сәүдә-күңел ачу үзәгендә Австрия-Татарстан эшлекле форумы ачылды. Форумны ачу тантанасында ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Австрия Республикасы Президенты Хайнц Фишер катнашты.
Австрия Президенты Хайнц Фишерның Татарстанга визиты ике республика арасында ике якка да файдалы элемтәләрне үстерүгә җитди этәргеч бирәчәк. Бүген ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов Казан Кремлендә Австрия Республикасы Президенты Хайнц Фишер белән очрашу вакытында журналистларга әнә шул хакта хәбәр итте.

20
май, 2011 ел
җомга

Наркоманиягә каршы тору, халыкны наркотизацияләүгә каршы профилактика чаралары алып баруга карамастан, соңгы елларда Чаллыда вазгыять шактый катлаулы санала. 2011-2013 елларга каралган шушы афәтне профилактикалау программасы буенча агымдагы ел чараларына 200 мең сум акча каралган.Чаллы мэры Васил Шәйхразиев моны җитәрлек түгел, дип саный, чөнки моның сәбәпләре бар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International