ЯҢАЛЫКЛАР


30
май, 2011 ел
дүшәмбе
Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Латвия Республикасының Россия Федерациясендәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле илчесе Эдгарс Скуя белән очрашты.

Алманиянең Wermuth Asset Management компаниясе Татарстанга энергия, ресурсларны һәм әйләнә-тирә мохитне саклау өлкәсендә технологияләрне үстерүгә инвестицияләр җәлеп итәргә ниятли. Шул максатлар өчен махсус инвестиция фонды төзү перспективалары бүген ТР Президенты Рөстәм Миңнехановның әлеге компания җитәкчелеге белән очрашуында каралды. ТР Хөкүмәте йортында узган очрашуда шулай ук икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов, финанс министры Радик Гайзатуллин, “Ак Барс” банкы Директорлар советы рәисе Роберт Мусин, “Связьинвестнефтехим” ААҖ генераль директоры Валерий Сорокин катнашты.


28
май, 2011 ел
шимбә
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Әзербайҗан Республикасы икътисади үсеш министры Шахин Абдулла углы Мостафаев белән очрашуда ике як өчен файдалы хезмәттәшлек мәсьәләләре буенча фикер алышты.
Бүген Татарстан Республикасы башлыгы Рөстәм Миңнеханов Берләшкән милләтләр берлеге Генераль секретаренең спорт буенча киңәшчесе Вилфрид Лемке белән очрашты.

Очрашу Казан Кремлендә ТР Президенты резиденциясендә узды.
Мәскәүдә Татарстан Республикасы башлыгы Рөстәм Миңнеханов Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе Владимир Путин белән очрашты. Очрашуда төбәкнең 2011 ел эш нәтиҗәләре буенча фикер алыштылар.
ТР Предриятиеләре һәм эшмәкәрләре ассоциациясе Татарстан тормышында зур роль уйный. Әмма оешма үсәргә тиеш, анда катнашучылар санын арттыру мөһим. Бу хакта бүген ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов “ТР Предриятиеләре һәм эшмәкәрләре ассоциациясе” эш белән тәэмин итүчеләр төбәк берләшмәсенең хисап-сайлау җыелышында белдерде.
Согуд Гарәбстаны делегациясенең Казанга визиты Татарстан белән ислам дөньясы элемтәләрен үстерүгә һәм ныгытуга яңа көч бирәчәк. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Согуд Гарәбстаны Корольлегенең Сәүдә–сәнәгать палатасы рәисе шейх Салех Абдалла Камель белән очрашуда белдерде.

27
май, 2011 ел
җомга
Бүген ТР Министрлар Кабинетында киңәшмәдә шәхси хуҗалыклар эшләре һәм гаилә фермалары төзелеше буенча фикерләштеләр. Киңәшмәне ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов алып барды.

Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Түбән Камада “ТАНЕКО” нефть эшкәртү комплексы төзелеше буенча республика штабы утырышын үткәрде.

Татарстанда кризиска каршы юнәлтелгән программаны гамәлгә ашыруга 810 млн. сум акча бүлеп бирелгән. Шуның федераль бюджеттан 40 процент траншы республика кулына кергән һәм аның 178,8 млн. сумы инде сарыф ителгән, Татарстан бюджетыннан әлеге максатка 27,7 млн. сум тотылган. Алга таба ТР Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы калган 60 процент акчаны сорап алу буенча эш алып бара.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International