ЯҢАЛЫКЛАР


6
май, 2011 ел
җомга
Бүген башкаланың Камал театры бинасында сугыш һәм хезмәт кырларында Җиңү көнен якынайтуга үзләреннән зур өлеш керткән татарстанлыларны хөрмәтләделәр. Ветераннарны Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 66 еллыгы белән котларга ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов килгән иде. Тантаналы җыелышта шулай ук ТР Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Премьер-министр Илдар Халиков һ.б. дәрәҗәле кунаклар катнашты. Ватан азатлыгы өчен көрәштә яу кырларында башларын салган сугышчылар бер минут тынлык белән искә алынды.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов РФ Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вакаләтле вәкиле каршындагы Советта “Идел буе федераль округының энергетика комплексын үстерү перспективалары турындагы” мәсьәләне карауга әзерләү буенча эшче төркем утырышын үткәрде.

5
май, 2011 ел
пәнҗешәмбе
Бүген ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов Казан Кремлендә “Совфрахт” компаниясе җитәкчелеге белән очрашты.
Казанда Беларусь Республикасының Россия Федерациясендәге илчелегенең бүлеге ачылу Татарстан белән Белоруссия арасындагы хезмәттәшлекнең үсүенә китерергә тиеш. Бүген ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов Белоруссиянең Россия Федерациясендәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле илчесе Василий Долголев белән очрашу барышында әнә шулай дип белдерде.
Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов «Бошунг Холдинг» компаниясе җитәкчелеге белән очрашты.
Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында узган очрашуда «Бошунг Холдинг» (Швейцария) Директорлар советы әгъзасы Марсель Бошунг, ТР Премьер-министры Илдар Халиков, ТР транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Ленар Сафин, ТР финанс министры Радик Гайзатуллин, Казан мэры Илсур Метшин, “КАМАЗ” ААҖ генераль директоры Сергей Когогин һәм башкалар катнашты.

4
май, 2011 ел
чәршәмбе
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстанның Балык Бистәсе районына сәфәр кылды. Республика башлыгы Күгәрчен авылында Россиядә иң эреләрдән булган ит эшкәртү комплексына беренче таш салу тантанасында катнашты.
Яшәү шартларын яхшырту буенча 2005 елның 1 мартыннан соң чиратка баскан сугыш ветераннарын тораклы итү максатыннан, Казанда “Шәһәрлеләргә торак” программасы буенча 4 торак йорт төзү хакында карар кабул ителгән иде. Аларның икесе Имәнлек урамында, тагын икесе Завойский һәм Бертуган Касыймовлар урамнарында урнашкан.

3
май, 2011 ел
сишәмбе
Россиянең күп кенә төбәкләрендә автозаправка базарларындагы кискен вәзгыять Татарстанда да җитди борчылу кузгатты. Биредә республика җитәкчелеге кабул иткән чаралар ярдәмендә нефть продуктлары белән тәэмин итүдә кыенлыклар һәм бәяләрнең кинәт үсүе көтелми. Бүген Татарстан Хөкүмәт йортында республика шәһәрләре һәм районнары белән турыдан-туры видеоконференция режимында узган брифинг шул темага багышланган иде.

30
апрель, 2011 ел
шимбә
Бүген Россиянең Баш санитар табибы Геннадий Онищенко һәм Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов кулланучыларның хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек Федераль хезмәтенең ТР буенча идарәсе коллективына яңа җитәкче – Марина Патяшинаны тәкъдим итте. Моңарчы ул ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы Республика тире-венерология клиник диспансерының эпидемиология мәсьәләләре буенча урынбасары вазифасын башкарды.
Бүген ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов Казанның Мәскәү базарында оештырылган авыл хуҗалыгы ярминкәсендә булды. Республика башлыгы ярминкәдән канәгать калды һәм авыл хуҗалыгы продукциясен алга таба да арзан бәягә күпләп сатуны дәвам итәргә күрсәтмә бирде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International