ЯҢАЛЫКЛАР


16
апрель, 2011 ел
шимбә
Бүген ТР Министрлар Кабинетында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендә узган киңәшмәдә 2011 елда Татарстан республикасында мәктәпкәчә мәгариф учреждениеләрен төзү, капиталь ремонтлау программасын гамәлгә ашырылу барышы буенча фикерләштеләр.

15
апрель, 2011 ел
җомга
“Түбән Кама Нефтехим” ААҖ акционерларының гомуми җыелышында компаниянең 2010 елда башкарган эшчәнлегенә нәтиҗә ясалды. Җыелышта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты.
ТР Премьер-министры Илдар Халиков бүген 2011 елда янгын куркынычы чорына әзерлек буенча РФ төбәкләре башкарма хакимият органнарының Бөтенроссия киңәшмәсендә катнашты. Видеоконференция режимындагы киңәшмә РФ Премьер-министрының беренче урынбасары Виктор Зубков рәислегендә узды.

14
апрель, 2011 ел
пәнҗешәмбе
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов “Центр Капитал” берләштерелгән лизинг компаниясе” ЯАҖ президенты Игорь Аванесян, “Трансстройбанк” коммерция банкы президенты Петр Читипаховян һәм «Мариотт Кортъярд» кунакханәсе генераль менеджеры Камерон Макнейлли белән очрашты.
Идел буе федераль округы территориясендә дәүләт чиге аша узу өчен каралган 12 һава пункты арасында Казан, Самара, Уфа, Пермь, Оренбург пунктлары аеруча актив эшли. Бүген Дәүләт чикләрен тиешле уңайлыклар белән тәэмин итү буенча федераль агентлык (Росграница) җитәкчесе Дмитрий Безделов Казанда узган киңәшмәдә шулай дип белдерде.

13
апрель, 2011 ел
чәршәмбе
“Мөселманнарның бердәмлеген саклап калу һәм ныгыту Диния нәзарәтенең беренче бурычы”. Бүген Татарстан мөселманнарының Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры бинасында узган V чираттан тыш корылтаенда ясаган чыгышында ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов шулай дип ассызыклады.

12
апрель, 2011 ел
сишәмбе

Татарстан белән чиктәш төбәкләрдә, әйтик, Ульяновск өлкәсендә Зөянең төп агымы 114 см арткан, бу исә елганың безнең республикадан узган турысына 2 тәүлектән килеп җитүен көтәргә кирәк дигән сүз. Самара өлкәсе белән чиктәш Олы һәм Кече Чирмешәннәрдә, Кондырчада су 150 см тирәсе арткан, Нократта исә тыныч, чөнки боз кузгалмаган, су басу процесслары әлегә башланмаган да. Куйбышев су саклагычында былтыргы шушы вакыттагыдан су 214-321 см кимрәк, Түбән Кама су саклагычында – 32-39 см.га. Шулай да, соңгы тәүлектә су саклагычларның беренчесендә су 5-63 см арткан, ә икенчесендә 3-6 см кимегән.

Иске автомобильләрне утильләштерү һәм үзебездә эшләнгән яңа автомобильләрне сатып алуны стимуллаштыру буенча эксперимент уңай нәтиҗәләр биреп, барлык өметләрне аклады, илнең автомобиль базарын җанландырды, узган ел ул 30 процент үсеш бирде. Бүген ТР Хөкүмәт йортында узган брифингта сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Гөлнара Әхмәдиева экспериментның бер еллык йомгакларын әнә шулай бәяләде. Эксперимент нәтиҗәләренә багышланган матбугат очрашунда шулай ук “Кан-Автоваз” җәмгыяте генераль директоры урынбасары Сергей Чернов, “Болгар-Автоваз” җәмгыяте генераль директоры Вадим Максимов, “Соллерс-Чаллы” җәмгыятенең җәмәгатьчелек белән элемтәләр департаменты җитәкчесе Лилия Оболонская катнашты.

15 апрельдән 14 майга кадәрге чорда автомобиль юлларында хәрәкәткә чикләүләр кертелә. Бу вакыт агымдагы елда республика юллары мониторингына, лаборатор тикшеренүләргә нигезләнеп билгеләнгән. Бер ай дәвам итәчәк бу чикләүләр күчәреннән төшә торган йөкләнеш законда каралган нормадан арткан транспорт чараларына кагыла. Күчәргә килгән йөкләнеш күпчелек автомобиль юлларынында норма буенча 4-6 тонна тәшкил итә. Хәрәкәткә чикләүләр кертү язгы чорда юл өслегенең торышын саклау һәм юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү зарурлыгына бәйле, ди белгечләр. Әлеге тема бүген ТР Хөкүмәт йортында узган матбугат очрашуында күтәрелгән үзәк мәсьәләләрнең берсе булды. Быелгы язгы чикләүләрнең үзенчәлекләре хакында журналистларга ТР транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Ленар Сафин, Федераль юл агентлыгының Идел-Вятка төбәге автомобиль юллары федераль идарәсе җитәкчесе Мөхәммәт Гатиятуллин, Юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясе идарәсе җитәкчесе Рифкать Миңнеханов, “Главтатдортранс” ДУ ТР юл-транспорт комплексын карап тоту һәм үстерү буенча баш идарәсе директоры Юрий Кузьмин бәян итте.


11
апрель, 2011 ел
дүшәмбе
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов агросәнәгать комплексын үстерү һәм язгы кыр эшләренә әзерлек мәсьәләләренә багышланган Идел буе федераль округы субъектлары башлыклары Советы утрышында катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International