Бүген Яр Чаллыда “КАМАЗ” ААҖ һәм “Дәүләт транспорт лизинг компаниясе” арасында үзара ярдәм итешеп эшләү һәм хезмәттәшлек итү турындагы Килешүгә кул куелды.
Документка кул кую тантанасында Россиянең транспорт министры Игорь Левитин, Татарстан Республикасы Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов, Дәүләт транспорт лизинг компаниясе генераль директоры Виктор Клочай, “КАМАЗ” ААҖ генераль директоры Сергей Когогин һәм башкалар катнашты.
Бүген Татарстанның хөкүмәт башлыгы Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасының Әлки муниципаль районына эш визиты белән барды. Аны Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы вәкилләре һәм хуҗалыклары район территориясендә урнашкан инвестор компания (аерым алганда, “Красный Восток – Агро”) вәкилләре озатып йөрде.
Татарстан Республикасы Премьер-министры “Красный Восток – Агро” ААҖ нең терлекчелек комплексларын карап чыкты, игенчелек һәм үсемлекчелекнең заманча технологияләре белән танышты.
Татарстан Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов социаль әһәмиятле проектларны гамәлгә ашыра торган иҗтимагый оешмалар өчен республика Министрлар Кабинетының ел саен бирелә торган грантларын билгеләү турында Татарстан Республикасы Хөкүмәте карарына кул куйды.