Татарстан Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов социаль әһәмиятле проектларны гамәлгә ашыра торган иҗтимагый оешмалар өчен республика Министрлар Кабинетының ел саен бирелә торган грантларын билгеләү турында Татарстан Республикасы Хөкүмәте карарына кул куйды.
27 нче майдан Татарстанда һәм Россия Федерациясенең башка төбәкләрендә бензин һәм дизель ягулыгының ваклап сату бәяләре арта башлаган. Бәяләрнең үсүе дөньяда, шулай ук Россиядә нефтькә бәя күтәрелә башлауга бәйле.
Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында узган брифингта бу турыда Татарстан Республикасында ягулык-энергетика ресурсларының сыйфатлылыгын һәм алардан рациональ файдалануны тәэмин итү идарәсе башлыгы Роберт Гыйлаҗиев хәбәр итте. Брифинг Татарстан Республикасының күпләп һәм ваклап сату базарларындагы нефть продуктларының сыйфатына һәм аларга агымдагы бәяләр белән бәйле хәлгә багышланган иде.
Бүген Казанда Татарстан Республикасы Федераль казначылык идарәсенең яңа бинасы ачылды (Вишневский ур., 31).
Бинаны ачу тантанасында Россия Исәп-хисап палатасы рәисе Сергей Степашин, Россия Федерациясе финанслар министрының беренче урынбасары Татьяна Нестеренко, федераль казначылык башлыгы Роман Артюхин, Татарстан Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов һәм башкалар катнашты.