ЯҢАЛЫКЛАР


19
май, 2025 ел
дүшәмбе

Бүген Казанда «Бәллүр каләм» – «Хрустальное перо» республика журналистлар конкурсын бүләкләү тантанасы булды. Чара Камал исемендәге театрның яңа бинасында (Һади Такташ ур.) узды.

Барлыгы 10 номинациядә җиңүчеләргә бүләкләр тапшырылды.

Конкурсның Гран-присын Бөек Ватан сугышы ветераны Александр Малов алды.

Татарстан Республикасында 2024 елда җылы бирү чоры 16 сентябрьдә башланып 2025 елның 16 маенда тәмамланды. Республика буенча җылы бирү чоры 243 көн дәвам итте – бу календарь елның өчтән ике өлеше. Мондый мәгълүматларны бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты утырышында Татарстан Республикасының төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин җиткерде.

Утырыш Татарстан Республикасының ягулык-энергетика һәм торак-коммуналь комплекслары оешмаларының 2024/2025 елгы җылы бирү чорындагы эш йомгакларына һәм 2025/2026 елгы җылы бирү чорына әзерлек бурычларына багышланган иде.

Утырышны Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин алып барды.


17
май, 2025 ел
шимбә

Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров Татарстанда чәчү кампаниясенең барышы турында сөйләде.

Киңәшмәне барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмәдә ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, ТР Премьер-министры Алексей Песошин катнашты.

Бүген Татарстан төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин торак төзелешенең барышы, шулай ук социаль объектлар, җәмәгать киңлекләре төзү буенча республика һәм федераль программаларның алып барылышы турында сөйләде.

Киңәшмәне барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмәдә ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, ТР Премьер-министры Алексей Песошин катнашты.


14
май, 2025 ел
чәршәмбе

Смоленск өлкәсе Хөкүмәте рәисенең беренче урынбасары, Нурлат районының элеккеге башлыгы Алмаз Әхмәтшин белән хушлашу тантанасында Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин булды.  


12
май, 2025 ел
дүшәмбе

13-18 май көннәрендә Казанда «Россия – Ислам дөньясы: KazanForum» XVI халыкара икътисадый форумы узачак. Эшлекле сессияләр 14 майдан 16 майга кадәр узачак. Программада 20 тематик трек буенча бүленгән 140 эшлекле конференция игълан ителгән. Бу хакта ТР Хөкүмәте Йортында узган брифингта Татарстан Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина хәбәр итте.


9
май, 2025 ел
җомга

Бөек Җиңү Көнендә Иннополис шәһәр паркында тантаналы рәвештә стела ачылды. Стела ныклык һәм каһарманлыкны, Ватанны саклаучыларга һәрвакыт рәхмәт белдерүне символлаштыра. Монументның концепциясе архитекторлар командасы һәм Иннополис мэриясе тарафыннан эшләнгән.

 

Бүген Казанның Арча зиратында Бөек Ватан сугышы сугышчыларын искә алдылар. Хәрби каберләргә чәчәкләрне Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин, ТР вице-премьеры Министрлар Кабинеты Аппараты Җитәкчесе Шамил Гаффаров, Бөек Ватан сугышы ветераннары, патриотик һәм яшьләр оешмалары вәкилләре салды.


6
май, 2025 ел
сишәмбе

Казанда Җиңү Көнендә Казансу акваториясенең алты ноктасыннан бәйрәм салюты җибәреләчәк. Бу хакта ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта Казан Башкарма комитетының мәдәният идарәсе башлыгы Азат Абзалов хәбәр итте.


3
май, 2025 ел
шимбә

Бүген Татарстан Хөкүмәте Йортында «Татарстан Республикасының мәдәни башкаласы» республика конкурсында җиңүчеләрне бүләкләделәр.

Татарстан Республикасы мәдәният министры Ирада Әюпова хәбәр иткәнчә, бу конкурс 2024 елда республиканың мәдәни тормышында мөһим вакыйгаларның берсе булды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International