Бүген Татарстан Министрлар Кабинетында Татарстан Республикасы дәүләт телләре турында законның үтәлеше буенча совет утырышы узды. Киңәшмәне ТР Премьер-министры Алексей Песошин алып барды.
Утырышта Татарстан Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сафаров, ТР Премьер министры урынбасары Васил Шәйхразиев, министрлык вәкилләре һәм район җитәкчеләре катнашты.
Барлыгы 2019 елда Татарстнга 28 илдән инвестицияләр кергән. Бу хакта ТР Премьер-министры Алексей Песошин ТР Инвестицион үсеш агентлыгы коллегиясенең йомгаклау утырышында белдерде.
Утырыш “Корстон” сәүдә-күңел ачу комплексында узды һәм ТР Инвестицион үсеш агентлыгы коллегиясенең 2019 елдагы эшчәнлеге нәтиҗәләренә һәм 2020 елга куелган бурычларга багышланган иде.
Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин бүген Кытайның MinFound Medical Systems компаниясе директоры урынбасары Питер Джанг белән очрашты.
Очрашу “Корстон” мәйданчыгында Татарстан Инвестицион үсеш Агентлыгы коллегиясенең йомгаклау утырышы башланганчы узды.
ТР Министрлар Кабинетында юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү буенча хөкүмәт комиссиясенең чираттагы утырышы узды.
Бу чара республиканың барлык муниципаль районнары белән видеоконференцэлемтә режимында узды.
Утырышны ТР Премьер-министры урынбасары Шамил Гафаров алып барды.
2019 елда икътисадта уңай динамика тәэмин ителде, һәм актив икътисади үсеш сакланды. Төп капиталга инвестицияләр күләме 2018 ел дәрәҗәсендә бәяләнә - 630,0 млрд сум.
ТР Премьер-министры Алексей Песошин бу мәгълүматларны бүген ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы коллегиясенең “Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау: 2019 ел нәтиҗәләре һәм 2020 елга бурычлар” темасы багышланган йомгаклау утырышында җиткерде.
ТР Премьер-министры Алексей Песошин ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы коллегиясенең “Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау: 2019 ел нәтиҗәләре һәм 2020 елга бурычлар” темасы буенча йомгаклау утырышында катнашты.
Бу чара Россия Федераль монополиягә каршы хезмәтнең укыту-методика үзәге мәйданчыгында узды (Казан).
ТР Премьер-министры Алексей Песошин бүген “Татспиртпром”АҖнең яңа генераль директорын коллективка тәкъдим итте.
“Татспиртпром”АҖнә яңа генераль директор итеп Руслан Максудов билгеләнде.
Татарстанның хастаханә һәм поликлиникалары грипп белән авыручылар артуга тулысынча әзер. Бу хакта бүген ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта республиканың сәламәтлек саклау министры урынбасары Илдар Фатихов хәбәр итте.
Казанга бүген Россия Федерациясе спорт министры Павел Колобков килде.
Аны “Казан” халыкара аэропортында Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин каршы алды.
Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин Татарстан прокуратурасы органнары хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котлады.