Татарстан Премьер-министрының беренче урынбасары, Татарстан Республикасында наркотикларга каршы комиссия рәисе урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллинның Халыкара наркотикларны явыз ният белән куллануга һәм аларның законсыз әйләнешенә каршы көрәш көне уңаеннан мөрәҗәгате.
Быел Татарстанда торак фондын киң колачлы яңарту планлаштырыла, 911 күп фатирлы йортта капиталь ремонт үткәреләчәк. Бу хакта бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган брифингта ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин хәбәр итте.
Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин Дәрвишләр бистәсендәге Каенлыкта милли бәйрәм Сабантуйда булды. Искәртәбез, бүген Казанда Сабантуй уңаеннан бәйрәм чаралары шулай ук Мирный бистәсенең Каенлыгында һәм Аккош күлләре янындагы урман паркында узды.
Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Роман Шәйхетдинов ПМЭФ-2025 кырларында Газпром һәм Иннополис Университеты арасында фәнни-техник хезмәттәшлек өлкәсендәге уртак проектлар турында фикер алышу өчен «Газпром» ГАҖ Идарәсе Рәисе урынбасары Олег Аксютин белән очрашты.
Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Роман Шәйхетдинов «Университетлар югары белем бирүнең яңа моделенә юлда» панель дискуссиясендә катнашты. Бүген Петербург халыкара икътисадый форумы кырларында узган чараның модераторы Россия Фән һәм югары белем министры урынбасары Дмитрий Афанасьев булды.
Бүген Казанның Химик урамындагы чүп полигонына туфрак һәм балчык китерәләр. Тиздән аннан ис юкка чыгарга тиеш. Бу хакта Татарстан Министрлар Кабинетында узган брифингта табигатьтән файдалану өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең Идел-Кама төбәкара идарәсе җитәкчесе Фаяз Шакиров хәбәр итте.
Иннополис Университеты Хезмәт министрлыгының инженерлык эше, технологияләр һәм техник фәннәр өлкәсендә чыгарылыш укучыларын эшкә урнаштыру буенча илкүләм рейтингында алдынгы булды.
Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин Чаллыда татар халык бәйрәме Сабантуйда катнаша.
Чара «Прибрежный» паркында уза. Мәйдан алдында барлык кунакларны «Эврика», "Кызыл Тау" мәдәни үзәкләре артистлары, "Болгар" бию коллективы каршы алды. Сабантуй уздырыла торган урынга килеп җитүгә Алексей Песошин һәм аны озата йөрүче затлар «Татар авылы», «Әкият» һәм башка мәйданчыкларны карадылар.
Татарстанда чәчү кампаниясе төгәлләнгән. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров хәбәр итте.
Киңәшмәне барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин уздырды.
Төзелеш мәйданчыкларында хезмәтне саклау чаралары турында бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин хәбәр итте.
Киңәшмәне ТР Премьер-министры Алексей Песошин үткәрде.