Бүген «Казан Экспо» халыкара күргәзмә үзәгендә энергия ресурсларының нәтиҗәлелеге мәсьәләләре буенча Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты утырышы уза. Төп тема - «2024 елда» Татарстан Республикасында энергия ресурсларының нәтиҗәлелеге» дәүләт программасын гамәлгә ашыруның барышы һәм 2025 елга бурычлар турында". Көн тәртибенә республика икътисадының энергия нәтиҗәлелеген арттыру, энергетиканы үстерү мәсьәләләре, шулай ук республика предприятиеләре һәм районнарының энергия нәтиҗәлелеген арттыру буенча гамәлгә ашырылган проектлар мисаллары кертелгән. Утырышны Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин алып бара.
Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин һәм Татарстан Рәисе Администрациясе Җитәкчесе Әсгать Сәфәров шефлыкка алынган Лисичанск һәм Рубежное шәһәрләрендә булдылар. Эш сәфәре Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов кушуы буенча уза.
Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында Казанда XIX Россия венчур форумына әзерлек һәм аны уздыру турында брифинг узды. Чара онлайн интернетка трансляцияләнде. Чарага әзерлек барышы турында журналистларга Татарстан Республикасының Инвестиция-венчур фонды директоры Дамир Галиев һәм «Идея» технопаркы генераль директоры Диас Сафин сөйләде.
Татарстанда БДИның вакытыннан алда чоры уза, ә май ахырында Бердәм дәүләт имтиханының төп этабы башлана. БДИ тапшыруда нинди яңалыклар кертелгән, чыгарылыш сыйныф укучылары нинди фәннәрне сайлый һәм ни өчен ата-аналар имтиханнарга гариза бирүдән баш тарта, дип сөйләде ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта республиканың мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин.
Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Ленар Гарипов көзге культураларны ашлау, сабан культуралары орлыклары белән тәэмин ителеш һәм язгы кыр эшләре өчен һава торышы фаразлары турында сөйләде.
Киңәшмәне барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов уздырды.
Бүген Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгында РФ Хөкүмәте Рәисе урынбасары Дмитрий Патрушев җитәкчелегендә сезонлы куркынычларга әзерлек буенча бөтенроссия селектор киңәшмәсе узды. Анда гадәттән тыш ведомство башлыгы Александр Куренков катнашты. Видеоконференцэлемтә буенча киңәшмә эшендә Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин һәм Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе башлыгы Ирек Кадамов катнашты.
Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган брифингта массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләренә Татарстан урманнарында һәм торак пунктларында язгы-җәйге чорда янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү буенча нинди чаралар күрелүе турында сөйләделәр. Брифингта Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Баш идарә башлыгы урынбасары - ТР буенча Баш идарәсенең күзәтчелек эшчәнлеге һәм профилактика эше идарәсе башлыгы Максим Трущин һәм ТР уман хуҗалыгы министры Равил Кузюров катнашты.
Татарстан Республикасында «Экологик иминлек» илкүләм проекты кысаларында урман фондында 2,5 мең гектар мәйданда урман торгызу эшләре планлаштырыла. Бу хакта бүген Министрлар Кабинетында узган брифингта ТР урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров хәбәр итте. Брифинг барлык муниципаль районнарны тоташтырып видеоконференцэлемтә аша узды.
Төп тема - ТР Урман хуҗалыгы министрлыгының урман культуралары һәм янгын куркынычы сезонына әзерлеге һәм алда торган табигатьне саклау гамәлләре турында.
Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин Гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү, янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү буенча республика комиссиясе утырышын уздырды. Катнашучылар 2025 елның язгы ташу һәм янгын куркынычы сезонын имин узу мәсьәләләре буенча фикер алыштылар. Чара ТР Хөкүмәте Йортында узды.
Ватанны саклаучыларның батырлыгы һәм каһарманлыгы турындагы тарихи хәтерне саклау өчен Татарстан архивлары 2024 елда МХОдә катнашучылардан 1078 шәхси документ кабул итте. Бу хакта ТР Хөкүмәте Йортында узган брифингта ТР Архив эше буенча дәүләт комитеты рәисе Гөлнара Габдрахманова сөйләде.