ЯҢАЛЫКЛАР


7
сентябрь, 2015 ел
дүшәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов Чаллыга эш сәфәре кысаларында яңартылган Халыклар дуслыгы проспектын һәм Сөембикә проспектын ачу тантанасында катнашты. Аны Татарстан Республикасы юллар хуҗалыгы һәм транспорт министры Ленар Сафин, Чаллы шәһәре Башкарма комитеты җитәкчесе Наил Мәһдиев һәм «КАМАЗ» ҖАҖ генераль директоры Сергей Когогин озата йөрде.

Бүген Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкауручы Рөстәм Миңнеханов Чаллыда яңа бассейн төзелеше башлануны символлаштырган капсуланы нигезенә салды. Тантаналы чара аның Чаллыга эш сәфәре кысаларында узды. Рөстәм Миңнехановны Чаллы шәһәренең башкарма комитеты башлыгы Наил Мәһдиев, ТР Президенты Аппараты җитәкчесе урынбасары Илнур Гарипов, "КАМАЗ" ҖАҖ генераль директоры Сергей Когогин һәм башкалар озата йөрделәр. 
Бүген Казанның Идел буе районы “Ферма-2” урамында 137 нче “Соловушка” муниципаль мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе ачылды. 140 урынга исәпләнгән бакчаны ачу тантанасында мәртәбәле кунаклар – Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов, РФ Президенты каршындагы Бала хокуклары буенча вәкаләтле Павел Астахов катнашты. Рәсми затларны ТР Премьер-министры урынбасары – мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов, ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Ирек Фәйзуллин, ТР Президентының социаль мәсьәләләр буенча ярдәмчесе Ләйлә Фазлыева, ТР да Бала хокуклары буенча вәкаләтле Гүзәл Удачина озатып йөрде.

Бүген Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов «Иннополис» махсус икътисадый зонасы Күзәтү советының чираттагы утырышын уздырды.

Утырыш Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды. Анда шулай ук Россия Икътисадый үсеш министрлыгының Региональ үсеш департаменты җитәкчесе урынбасары Эльмира Әхмиева, Татарстан Республикасы вице-премьеры – Татарстан Республикасы мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов, Татарстан Республикасы икътисад министры Артем Здунов, «Иннополис» МИЗ» АҖ генераль директоры Игорь Носов һәм башкалар катнашты.


6
сентябрь, 2015 ел
якшәмбе
Бүген ТРда Парклар һәм скверлар көннәре кысаларында Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков Аксенов скверында һәм Меңьеллык паркында булды. Аны Казан мэры Илсур Метшин һәм ТР Президенты ярдәмчесе Наталия Фишман озата йөрде.

Аксенов скверы Россиянең танылган язучысы Василий Аксенов истәлегенә багышланган.

Бүген Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасында парклар һәм скверлар көннәре кысаларында берничә яңа паркта һәм скверда булды. Аны ТР Президенты Аппараты Җитәкчесе Әсгать Сәфәров, Казан мэры Илсур Метшин, Татарстан Республикасы Президенты ярдәмчесее помощник Наталия Фишман, республика министрлыклары һәм ведомстволары вәкилләре озата йөрде.

Беренче парк Химиклар мәдәният сарае янәшәсендәге «Наратлык» булды. Парк территориясе 12 га тәшкил итә.


5
сентябрь, 2015 ел
шимбә

Бүген көннең икенче яртысында Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов эшлекле сәфәр белән Чирмешән районында булды. Аны Чирмешән муниципаль районы башкарма комитеты башлыгы Фердинат Дәүләтшин озата йөрде.

Нефть һәм газ сәнәгате – Татарстан Республикасы һәм гомумән илебез икьтисадының нигезе, ул табыш базасын формалаштыра һәм алга таба үсеш чыганагы. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов Әлмәттә Нефть һәм газ сәнәгате хезмәткәрләре көненә багышланган бәйрәм чараларында белдерде.

Бүген Әлмәттә «Дружба» микрорайонында 4 нче яңа «Дружба» балалар бакчасы ачылды.

Ачу тантанасында Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов, Әлмәт муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе Айрат Хәйруллин, «Татнефть» ҖАҖ генераль директоры Наиль Маганов һәм башкалар катнашты.

«Дружба» балалар бакчасы 260 урынга исәпләнә, аны ачу Әлмәт районына балалар бакчасына чират проблемасын хәл итәчәк.

Бүген Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов Әлмәттә яңа 50 метрлы «Мирас» йөзү бассейны нигезенә капсула салуда катнашты.

Бассейн Шевченко урамында салыначак, бу объект Әлмәткә республиканың көньяк-көнчыгышында су спорт төрләре үсеше үзәге булырга мөмкинлек бирер дип күзаллана.

Тантанада катнашучыларны сәламләп, Әлмәт муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе Айрат Хәйруллин билгеләп үткәнчә, «Татнефть» компаниясе Нефть һәм газ сәнәгате хезмәткәре көненә һәм Шәһәр көненә менә дигән бүләк ясый – яңа бассейн.



ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International