Иртәгә, 2014 елның 12 сентябрендә, “2015 елга, 2016 һәм 2017 еллар план чорына Татарстан Республикасын социаль-икътисадый үстерү фаразы һәм 2015 елга, 2016 һәм 2017 еллар план чорына Татарстан Республикасы берләштерелгән бюджеты проекты турында” Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты утырышы “Интернет” мәгълүмат-телекоммуникация челтәре аша on-line режимында тапшырылачак.
Утырышта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашачак.
Россия инновацион регионнары ассоциациясе комитетлары җитәкчеләренең киңәйтелгән утырышын бүген Самарада Татарстан Республикасы Президенты – РИРА Советы рәисе Рөстәм Миңнеханов уздырды. ТР Президенты Самарага бүген иртән бер көнлек эш сәфәренә килде.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисенең беренче урынбасары Игорь Шувалов җитәкчелегендәге Россия делегациясе составында Сингапур Премьер-министры Ли Сяньлун белән очрашуда катнашты. Ил башлыгы резиденциясендә узган очрашуда шулай ук Россия Федерациясе элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министры Николай Никифоров та катнашты.
Соңгы елларда икътисад үсешендә, социаль өлкәдә, дәүләт идарәсендә Сингапурның Татарстан үсешенә йогынтысы зур. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия-Сингапур эшлекле форумы кысаларында узган Сингапур эшлекле даирәләре белән очрашуда белдерде.
Бүген Сингапурда Россия Федерациясенең беренче вице-премьеры Игорь Шувалов һәм Сингапур Премьер-министры урынбасары – финанс министры Тарман Шанмугаратнам рәислегендә Россия-Сингапур Хөкүмәтара комиссиясенең бишенче утырышы уздырылды. Комиссия эшендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Сингапурда Малайзия Radiance Hospitality Group генераль директоры Йи Пох Леонг белән очрашты. Очрашуда шулай ук Татарстан Республикасы Президентының тышкы икътисадый эшчәнлек буенча ярдәмчесе Радик Гыйматдинов, Татарстан Республикасы Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Линар Якупов катнашты.