ЯҢАЛЫКЛАР


9
сентябрь, 2013 ел
дүшәмбе

2014 нче елга, федераль акчаларны исәпкә алмыйча, ТР консолидацияләнгән бюджетының керемнәре 158,4 млрд.сум күләмендә фаразланыла, 2015 нче елга - 166,6 млрд. сум, 2016 нче елга – 175,1 млрд. сум. 2014 нче елга республика бюджеты керемнәре күләме - 127,3 млрд. сум дип фаразлана. Бу хакта бүген ТР Хөкүмәт Йортында үткән ТР Министрлар Кабинеты утырышында Татарстан Республикасы финанслар министры Радик Гайзатуллин хәбәр итте. Утырышта өч мәсьәлә каралды - Татарстан Республикасының 2014 елга һәм 2015-2016 еллар планлы чорына социаль-икътисади үсешенең төп фаразлау параметрлары, 2015 – 2016 нчы еллар планлы чорына ТР консолидацияләнгән бюджетының фаразлары, ТР Территориаль мәҗбүри медицина иминияте фондының 2014 елга һәм 2015-2016 еллар планлы чорына бюджетының проекты.

2013 елда Татарстан Республикасында тулай төбәк продукты(ВРП) күләме үсеш темплары 2,3% тан артмаганда 1,520 трлн. сум тәшкил итәчәк, дип көтелә.
Бу хакта бүген Татарстан Республикасының икътисад министры Мидхәт Шәһиәхмәтов ТР Министрлар Кабинетының 2014 нче елга һәм 2015 – 2016 нчы елларның планлы чорына Татарстан Республикасының социаль-икътисади үсешен фаразлауның төп параметрлары мәсьәләләре буенча булган утырышында хәбәр итте.
Утырышны ТР Премьер-министры Илдар Халиков алып барды. Утырыш эшендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты.

7
сентябрь, 2013 ел
шимбә

Бүген Казанда Россия Федерациясе икътисадый үсеш министры Алексей Улюкаевка Россия инновацион регионнары ассоциациясенең Россия Федерациясе Икътисадый үсеш министрлыгы һәм Россия Федерациясе Финанс министрлыгы белән хезмәттәшлеге мәсьәләләре буенча киңәшмәсендә кайбер инновацион проектларны тәкъдир иттеләр. Киңәшмә Казанда ИТ-парк конференц-залында узды. Киңәшмә эшендә Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнеханов, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов, Татарстан Республикасы икътисад министры Мидхәт ШаҺиәхмәтов, Татарстан Республикасы фән һәм мәгариф министры Энгель Фәттахов, Татарстан эре сәнәгать предприятиеләре җитәкчеләре катнашты.

Бүген Россия Федерациясе икътисадый үсеш министры Алексей Улюкаев Казанда югары технологияләр өлкәсендәге технопарк – ИТ-парк эшчәнлеге белән танышты. Исегезгә төшерәбез, Алексей Улюкаев Казанга бер көнлек эш визиты белән килде. Көннең беренче яртысында ул Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнеханов белән “КАМАЗ” ААҖдә булды (Чаллы), “Алабуга” МИЗ эшчәнлеге белән танышты, “А Плюс парк Алабуга” индустриаль паркын төзи башлау тантанасында катнашты.
Казанга килүгә Россия Федерациясе икътисадый үсеш министрлыгы башлыгы Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнеханов озата баруында “Идея” технопаркында булды, аннары аңа ГЛОНАСС +112 системасын тәкъдир иттеләр.
Бүген Казанда Россия икътисади үсеш министры Алексей Улюкаев “Идея” технопаркы, Яшьләр инновацион иҗат үзәге (ЦМИТ) һәм Татарстан Республикасының Нанотехнологияләр үзәге эшчәнлеге белән танышты.

Искә төшерәбез, Алексей Улюкаев Татарстанга бер көнлек эшлекле очрашуга килде.

Бүген “Алабуга” МИЗ территориясендә “А Плюс парк Алабуга” индустриаль паркы төзелеше башлануга багышланган тантана булды. Анда ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, РФ икътисади үсеш министрлыгы Алексей Улюкаев, Алабуга районы башлыгы Геннадий Емельянов, “Алабуга” МИЗ генераль директоры Тимур Шаһивәлиев, Инновацион төбәкләр ассоциациясе башкарма директоры Иван Бортник катнашты.

Бүген Татарстан Республикасына РФ икътисади үсеш министры Алексей Улюкаев эшлекле очрашуга килде.

Килү белән РФ икътисади үсеш министры “КАМАЗ” ААҖнә (Чаллы ш.) юнәлде, анда ул “КАМАЗ ААҖ”нең фәнни-техник үзәгендә булды, зур йөк машиналарының яңа модельләре белән танышты, автопредприятиенең производство мәйданчыкларын карады.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Хөкүмәт Йортында узган республика киңәшмәсендә казанлыларның игътибарын Агропросәнәгать паркына (Казан, Аграр ур., 2) җәлеп итүне тәкъдим итте.
Киңәшмә гадәттәгечә, Татарстан Республикасының барлык мунициципаль районнары белән җәлеп итеп, видеоконференцэлемтә режимында узды.
Республика басуларында урып-җыю компаниясе тәмамлану турындагы нотык белән Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов чыгыш ясады.

Татарстан Республикасында 1 млн. 536,7 мең кв.м торак яки еллык бурычның 64,1 проценты сафка бастырылган. Бу хакта бүген ТР хөкүмәт Йортында узган республика киңәшмәсендә ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Фәрит Хәнифов хәбәр итте. Кидәшмә гадәттәгечә видеоконференция режимында Татарстан Республикасының бөтен муниципаль районнары белщн үтте, аны Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов алып барды. Шулай ук киңәшмә эшендә ТР Премьер-министры Илдар Халиков катнашты.


6
сентябрь, 2013 ел
җомга
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Халыкара валюта фонды делегациясе әгъзалары белән очрашты.
Очрашу Татарстан Президентының Казан Кремлендәге резиденциясендә узды.
Исегезгә төшерәбез, Халыкара валюта фонды (ХВФ) делегациясенең Россиягә эш визиты 1 сентябрьдә башланды һәм 17 сентябрьгә кадәр дәвам итәчәк. ХВФ белгечләре Россия Федарациясендә һәм аның регионнарында салым администрирацияләвен өйрәнәчәкләр. Алар Мәскәүдә, Уфада, Казанда, Түбән Новгородта булырга планлаштыралар, Россия Федераль салым хезмәтенең регионнардагы эше белән танышырга, ФСХнең районара инспекцияләрендә булырга җыеналар. ХВФ делегациясенә ХВФның Салым һәм бюджет мәсьәләләре департаменты җитәкчесе урынбасары, Европа, Азия һәм Якын Көнчыгыш илләре керемнәрен администрацияләү бүлеге башлыгы Хуан Анхел Торо Ривера җитәкчелек итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International