ЯҢАЛЫКЛАР


11
сентябрь, 2013 ел
чәршәмбе
Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы коллективына яңа министрны тәкъдим итте.
Ул, бүгенге көнгә кадәр Татарстан Республикасы сәламәтлек саклау министрының беренче урынбасары вазифаларын башкарган Гадел Вафин булды.

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Р.Н.Миңнеханов Мәскәүдә Expo-1520 техника һәм технологияләрнең IV халыкара тимер юллар салонында булды. Ул “Тимер юл машина төзелеше. Перспективалар, технологияләр, өстенлекләр” конференциясе эшендә катнашты. Конференциянең пленар утрышында шулай ук "Россия тимер юллары" ААҖ президенты Владимир Якунин, Франция тимер юллары башлыгы Гийом Пипи, Siemens AG концернының рельс транспорты департаменты директоры Йохансон Айкхольт, Россия Федерациясе Сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Алексей Рахманов һәм башкалар катнашты.


10
сентябрь, 2013 ел
сишәмбе
Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков Беларусь Республикасының Россиядәге Илчелегенең Казандагы бүлеге җитәкчесе Руслан Дрозд белән очрашты.
Очрашу ТР Хөкүмәте Йортында узды, анда Татарстан Республикасы ягыннан ТР сәнәгать һәм сәүдә министрының беренче урынбасары Руслан Кәбиров, тышкы икътисади эшчәнлек буенча ТР Премьер-министры ярдәмчесе Нәзил Насыйбуллин һ.б. катнашты.
Бүген Казанда РФ төбәкләре таможня идарәләре, Россиянең таможня федераль хезмәтенә турыдан-туры буйсынган мәгълүмати-техник хезмәтләре башлыклары семинар-киңәшмәгә җыелды. Анда Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков, Россия таможня федераль хезмәтенең мәгълүмати технологияләр баш идарәсе җитәкчесе Алексей Шашаев, Идел буе таможня идарәсе башлыгы Сергей Рыбкин һәм Татарстан таможня башлыгы Альберт Мавликов катнашты.
5-7 нче сентябрьдә Казанда үткән Татарстан нефть, газ, химия форумы РФ нефть, газ тармагының иң зур вакыйгаларының берсе булды. Бу хакта бүген ТР Хөкүмәте Йортындагы брифингта “Казан ярминкәсе” ААҖ генераль директоры Лев Семенов хәбәр итте.

Аның сүзләренчә, форум кысаларында үткән “Нефть, газ. Нефтехимия” күргәзмәсе Россиядә алдынгылар рәтендә. Ел саен анда катнашучылар саны 10-12 процентка арта, ә быел анда 250дән артык компания тәкъдим ителгән.
Татарстан нефтенең 70 еллыгы уңаеннан, комплекслы программа кысаларында “Татнефть” ААҖ эшчәнлек алып барган төбәкләрдә 1,2 млрд.сумнан артык акча социаль объектлар төзелешенә, капиталь ремонтына һәм аларны реконструкцияләүгә юнәлдерелгән. Мондый мәгълүмат бүген ТР Хөкүмәте Йортындагы брифингта яңгырады, анда компания генераль директорының кадрлар һәм компаниянең социаль үсеше буенча урынбасары Рөстәм Мөхәммәдиев һәм генераль директорның капиталь төзелеш буенча урынбасары Николай Глазков катнашты.

Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Мәскәүдә Comtrans халыкара автосалонында булды.  "Крокус Экспо" күргәзмә үзәгендә ул салон экспозициясен карады һәм тантаналы ачылуда катнашты.  


9
сентябрь, 2013 ел
дүшәмбе
"КАИ-Лазер" инжиниринг үзәген булдыру проектын гамәлгә ашыру буенча бүген "Алабуга" МИЗда "Юл картасы"на IPG Photonics компаниясе делегациясе визиты кысаларында имза салынды. Документка Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм IPG Photonics президенты Валентин Гапонцев имза салды.
Россиядә беренче булып ит эшкәртү калдыкларын эшкәртү буенча Saria Германия концерны заводы бүген "Алабуга" МИЗда эшләтеп җибәрелде. Әлеге заводны эшләтеп җибәрү тантанасында Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнеханов катнашты.
Татарстан Республикасында сәнәгать җитештерүе темпларының реаль рәвештә акрынаю күзәтелә, 2013 елны без 1,5 процентка үсеш белән тәмамлыйбыз. Бүген Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнеханов Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты утырышында шул хакта хәбәр итте.
Утырышта өч мәсьәлә каралды -2014 елга һәм 2015 - 2016 еллар план чорына Татарстан Республикасының социаль-икътисадый үсешен фаразлауның төп параметрлары; 2014 елга, 2015 һәм 2016 еллар план чорына Татарстан Республикасы берләштерелгән бюджеты фаразы; 2014 елга, 2015 һәм 2016 еллар план чорына Татарстан Республикасы Территориаль мәҗбүри медицина иминияте фонды бюджеты проекты.
Утырышта катнашучыларга мөрәҗәгать итеп, Татарстан Президенты гамәлдәге икътисадый вәзгыятьне объектив бәяләргә өндәде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International