ЯҢАЛЫКЛАР


3
февраль, 2013 ел
якшәмбе
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Казандагы яңа 4 номерлы шәһәр балалар поликлиникасы һәм ремонтланган 1 номерлы бала тудыру йорты биналарында булды. Аны Казан мэры Илсур Метшин һәм республика сәламәтлек саклау министры Айрат Фаррахов озатып йөрде.

2
февраль, 2013 ел
шимбә
Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Калининград өлкәсе губернаторы Николай Цуканов белән очрашты. Очрашу Казан Кремлендә узды, анда шулай ук вице-премьер – ТР Министрлар Кабинеты Аппараты җитәкчесе Шамил Гафаров, Казан Мэры Илсур Метшин, Калининград өлкәсе Хөкүмәте рәисе урынбасары Александр Рольбанов, Калининград башлыгы Александр Ярошук та катнаштылар.

Шәхси хуҗалыклар һәм фермер хуҗалыклары 3 еллык корылыкта тагын да мобиль һәм нык булып чыкты. Алар уңышсызлыктан шулай ук югалту кичерде, ләкин, иң мөһиме – шул ук вакытта терлек санын киметмәде, дип белдерде бүген ТР Хөкүмәт Йортындагы киңәшмәдә ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов.

1
февраль, 2013 ел
җомга
Бүген Казанда, Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында Татарстанның һәм Россияның Халык артисты, СССР Дәүләт премиясе һәм Татарстан Республикасының Г. Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Ринат Гарифҗан улы Таҗетдиновның юбилей кичәсе булып узды.
Юбилей кичәсе К. Тинчуринның “Зәңгәр шәл” спектакленнән алынган өзек белән (“Качкыннар” күренеше) башланып китте. Биредә Шәйхи бабай ролен юбиляр үзе башкарды.
Тамаша залы кунаклар белән тулы иде, алар арасында – Татарстан Республикасының беренче президенты, Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, хатыны белән, ТР мәдәният министры Айрат Сибгатуллин, язучы, шагыйрь, мәдәният, фән, мәгариф һәм милли мәсьәләләр буенча ТР Дәүләт Советы Комитеты рәисе Рәзил Вәлиев, шулай ук актерның хезмәттәшләре һәм популяр җырчылар.
Бүген ТР Хөкүмәт йортында киңәшмәдә катнашучылар Казанның тарихи үзәгендә ун төзү проектын карап чыктылар. Киңәшмәне Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов үткәрде. Киңәшмә барышында, тәкъдим ителгән проектларның шәһәрнең тарихи йөзенә туры килүе тикшерелде.
Бүген Казан Кремлендә “Дакар-2013” ралли-марафоны триумфаторларын –“КАМАЗ-Мастер” командасын хөрмәтләделәр. ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов команданың әлеге матур җиңүенә өлеш кертүчеләргә Татарстанның Дәүләт бүләкләрен тапшырды..

Татарстан Республикасында дәүләт һәм муниципаль идарә итү ихтыяҗы өчен компьютер технологияләре нигезендә мәгълүмат-аналитика системасы оештырылырга мөмкин. Бүген бу хакта Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов белән “Прогноз” ЯАҖ җитәкчеләре очрашуында сүз барды.
Казан Кремлендә очрашуда вице-премьер-Татарстан мәгълүмат һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов, республика икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов, ТР Президентының икътисади мәсьәләләр буенча ярдәмчесе Айрат Хәйруллин һәм башка рәсми затлар катнашты.

31
гыйнвар, 2013 ел
пәнҗешәмбе
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Мәскәүдә эш сәфәрендә Россиянең ИТАР-ТАСС мәгълүмат агентлыгы генераль директоры Сергей Михайлов белән очрашты.

30
гыйнвар, 2013 ел
чәршәмбе
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Казакъстан Республикасы Президенты Нурсолтан Назарбаевка Алма-Атада пассажир самолеты һәлакәте белән бәйле рәвештә кайгы уртаклашу телеграммасы җибәрде. Самолет һәлакәтендә 16 пассажир һәм 5 экипаж әгъзасы һәлак булды.
Бүген Казанда Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов “Татнефть” ААҖ Директорлар советы утырышын үткәрде. Утырышта 2012 елда “Татнефть”нең бюджет үтәлешенә нәтиҗә ясалды, агымдагы елның февраленә бюджет расланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International