ЯҢАЛЫКЛАР


5
февраль, 2013 ел
сишәмбе
2020 елга кадәр Россия Федерациясендә Хәрби-Һава Көчләрен яңадан коралландыруның киң колачлы программасы нигезендә якынча 2мең авиакомплекс,шул исәптән 985 вертолет сатып алыначак.Бу хакта Россия оборона министры Сергей Шойгу Казанда “Дәүләт оборона заказының үтәлеше һәм җиңел класслы вертолетларны файдалану һәм сатып алу мөмкинлекләре”мәсьәләләре хакында уздырылган киңәшмәдә белдерде.
Бүген ТР Министрлар Кабинетында “Татарстан Республикасында фән үсешенең перспективалары турында” брифинг булды. Анда ТР Фәннәр академиясе президенты Әхмәт Мазһаров, шулай ук, Россия Фәннәр академиясенең Казан фәнни үзәге рәисе Олег Синяшин, Казан (Идел буе) федераль университеты ректоры Илшат Гафуров, Казан илкүләм фәнни тикшеренү технологик университетының мәгариф, фән һәм сәнәгать интеграциясе буенча проректоры Илдар Абдуллин катнашты.
Бүген Казанда “Казан вертолет заводы” ААҖ административ бинасында Россия Федерациясе оборона министры Сергей Шойгу “Дәүләт оборона заказын үтәү һәм җиңел класслы вертолетлар сатып алу һәм алардан файдалану мөмкинлекләре турында ”киңәшмә уздырды. Киңәшмә эшендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, “Берләшкән авиатөзелеш корпорациясе” ААҖ президенты Михаил Погосян, “Россия вертолетлары” ААҖ генераль директоры Дмитрий Петров һ. б. катнаштылар.
“Көтәбез, көтәбез, көтәбез яхшы һәм төрле, ә иң мөһиме – безгә һәм илгә кирәкле самолетларны” шулай дип язып калдырды бүген Россия Федерациясе оборона министры Сергей Шойгу Казандагы С. П. Горбунов исемендәге Казан авиация-җитештерү берләшмәсенең кадерле кунаклар китабында. Исегезгә төшерәбез, Сергей Шойгу Казанга бер көнлек эш сәфәре белән килде.
Узган елда Татарстанда тарихи-мәдәни мирасны саклау буенча аз эшләнмәде, бу Казанга гына түгел, республиканың башка шәһәрләренә дә кагыла. Бүген бу турыда ТР Премьер–министры Илдар Халиков ТР Мәдәният министрлыгының Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе бинасында узган йомгаклау коллегиясендә белдерде.
ТР Яшьләр эшләре ,спорт һәм туризм министрлыгының 2013 елдагы төп бурычы булып Казанда Бөтендөнья җәйге универсиаданы уңышлы уздыру тора.Бу хакта бүген ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов министрлыкның йомгаклау коллегиясендә чыгыш ясаганда белдерде.

Бүген Россия Федерациясе оборона министры Сергей Шойгу Татарстан Республикасына бер көнлек эш сәфәре белән килде. Сәфәрнең максаты – авиа һәм вертолет төзелеше предприятиеләрендә булу, Ту-214 самолеты төзелеше белән танышу.
РФ оборона министры борты “Казан” Халыкара аэропортына төште. Сергей Шойгуны Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР Премьер-министры урынбасары – сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов, ТР хәрби комиссары Сергей Погодин, ТР Куркынычсызлык советы секретаре Валерий Власов һ.б. каршы алды.

4
февраль, 2013 ел
дүшәмбе
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Үзәк хәрби округ гаскәрләре командующие Николай Богдановский белән очрашты.Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәт Йортында узды,анда республикадан Татарстан Республикасы хәрби комиссары Сергей Погодин,ТР Куркынычсызлык советы секретаре Валерий Власов,ТР Премьер-министрының 1нче урынбасары Равил Моратов Һ.б.катнашты

Хакимиятнең барлык институтлары,җирле үзидарә органнары,җәмәгать оешмаларының уртак тырышлыгы гына наркоманиянең таралуына нәтиҗәле каршы торуга мөмкинлек бирә.Аның турында бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия Наркотикларны күзәтү федераль хезмәтенең Территориаль идарәсе Наркотикка каршы комиссия Һәм коллегиясенең бергә үткәрелгән утырышында чыгыш ясаганда белдерде.Утырыш ТР Хөкүмәт Йортында узды,анда шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Әсгат Сафаров,Россия Наркотикларны күзәтү федераль хезмәте идарәсенең Татарстан буенча башлыгы полиция генерал-лейтенанты Фаяз Шабаев,республиканың хокук саклау органнары җитәкчеләре катнашты.

 

Бүген мәгълүмати хезмәттәшлек перспективалары хакында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Россиянең ИТАР-ТАСС мәгълүмат телеграф агентлыгы генераль директоры Сергей Михайлов белән очрашуда фикер алыштылар. Очрашу ТР Хөкүмәт Йортында узды, республикадан анда “Татмедиа” Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе Ирек Миңнәхмәтов, “Казан шәһәрендәге 2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге универсиаданың башкарма дирекциясе” генераль директоры Владимир Леонов һ.б катнаштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International