ЯҢАЛЫКЛАР


24
декабрь, 2012 ел
дүшәмбе
Бүген Мәскәүдә РФ Хөкүмәте Рәисе Дмитрий Медведев РФ Президенты каршындагы Россия икътисадын модернизацияләү һәм инновацион үсеш советы президиумы утырышын уздырды.
Бүген ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия мөфтиләр Советы рәисе Равил хәзрәт Гәйнетдин белән очрашты. Очрашу Мәскәүдә, Россия мөфтиләр Советында үтте.

22
декабрь, 2012 ел
шимбә

Казанның “Пирамида” мәдәни-күңел ачу комплексында бүген татар жыры тантана итте: татар эстрадасы тормышында ел дәвамында көтеп алына торган иң кәттә җыр бәйрәме – “Татар җыры-2012” телевизион эстрада фестивале, Айдар Галимов җырындагыча бер мизгел кебек үтте дә китте. Шулай итеп, бүген татар эстрадасы йолдызлары ел азагында зур сәхнәдә сынау тотып, агымдагы елда иң зур популярлык казанган җырчылар һәм җырлар игълан ителде. Фестивальне тормыш иптәше Гөлсинә ханым белән Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов тамаша кылды. 


21
декабрь, 2012 ел
җомга

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия Федерациясе Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Михаил Бабич белән очрашты.

Бүген ТР Хөкүмәт йортында iCarnegie Global Learning һәм Иннополис ИТ-университеты килешү турында меморандум имзалады. Бу тантанада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты.


20
декабрь, 2012 ел
пәнҗешәмбе

ТР Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев РФ тышкы эшләр министры Сергей Лавров чакыруы буенча РФ ЮНЕСКО эшләре буенча комиссиясенең гомуми җыелышында катнашты. Җыелыш Мәскәүдә Россия Тышкы эшләр министрлыгы бинасында узды һәм Россия төбәкләренең ЮНЕСКО белән хезмәттәшлегенә багышланган иде.

“Республиканың, илнең киләчәге профессионаллардан тора. Сезнең һәркайсыгыз кимендә бер, ә иң яхшысы, берничә юнәлештә яхшы белгеч булырга тиеш”. “Кадрлар резервы” республика проектының төрле еллардагы финалистлары һәм быелгы катнашучылары белән очрашуда ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов шулай дип белдерде. ТР Хөкүмәте йортында узган бүгенге очрашуда ТР Премьер-министры Илдар Халиков, ТР Президенты Аппараты җитәкчесе Юрий Камалтынов катнашты. Анда сәләтле яшьләр белән эшләүнең нәтиҗәлелеген күтәрү, министрлык-ведомстволарда практика узуның барышы, проектта катншучыларны эшкә урнаштыру белән бәйле актуаль мәсьәләләр күтәрелде.

Татарстан җитәкчелеге Федераль Куркынычсызлык хезмәтенең ТР буенча Идарәсе хезмәткәрләренә Универсиадада куркынычсызлык тәэмин итү буенча зур өметләр баглый. Бу хакта бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия дәүләт иминлеге органнары хезмәткәрләре көненә багышланган тантаналы чарада белдерде.
Бүген РФ Хөкүмәт Рәисе урынбасары Ольга Голодец видеоконференция режимында үткәргән бөтенроссия киңәшмәсендә сәламәтлек саклауны модернизацияләү, балалар бакчаларында урыннар булдыру буенча төбәк программаларын гамәлгә ашыру һәм грипп эпидемиясе була калса, аңа әзерлек турында сүз барды.

19
декабрь, 2012 ел
чәршәмбе
“Татнефть” Сколково территориясендә ачылачак Фәнни-техник үзәгендә башлангыч этапта өч төп юнәлешне үстерергә планлаштыра. Бу хакта бүген “Сколково” белән “Татнефть” арасында тиешле Килешү имзанлагач, Фәнни-техник үзәкне тәкъдим итү тантанасында компаниянең ТатНИПИнефть институты директоры Равил Ибәтуллин белдерде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International