ЯҢАЛЫКЛАР


19
декабрь, 2012 ел
чәршәмбе
19 декабрьдә Мәскәү өлкәсенең “Сколково” технопаркы территориясендә “Татнефть” ААҖ нең Фәнни-техник үзәген ачу турында Килешү имзалау тантанасы булды. Тантаналы чарада Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, “Сколково” фонды президенты Виктор Вексельберг, “Татнефть” ААҖ генераль директоры Шәфәгать Тәхаутдинов катнашты.

18
декабрь, 2012 ел
сишәмбе
Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты, Россия Федерациясе Федераль Җыен Дәүләт Думасы Энергетика комитеты һәм “Россия төзүчеләр берлеге” гомумроссия тармакара эш белән тәэмин итүчеләр берләшмәсе арасында кече энергетика секторын үстерү өлкәсендә хезмәттәшлек итү турында Килешү имзалады.
Бүген ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов РФ Кораллы көчләр Генераль штабының Баш оештыру-мобилизация идарәсе җитәкчесе - РФ Кораллы көчләр Генераль штабы җитәкчесе урынбасары Василий Смирнов белән очрашты.

15
декабрь, 2012 ел
шимбә

Бүген Казанның Халыкара аэропортында 1А терминалы рәсми рәвештә ачылды. Яңа терминал агымдагы елның 7 ноябрендә сынау режимында җибәрелгән иде. Берничә көн элек 1А терминалының халыкара рейсларга хезмәт күрсәтә башлавы билгеле булды.

Казанның торак йортларда балалар бакчасы ачу буенча яхшы тәҗрибәсе бар. Бу хакта бүген Россия Хөкүмәте рәисенең беренче урынбасары Игорь Шувалов Татарстан башкаласына эшлекле сәфәре кысаларында, “Егоза” шәхси балалар бакчасында белдерде. И.Шуваловны ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, Казан мэры Илсур Метшин озатып йөрде.

14
декабрь, 2012 ел
җомга
Татарстан нефтьтән соңгы тормышын ничек күзаллый, төбәктә югары квалификацияле эшче кадрлар белән тәэмин ителештә нинди проблемалар бар, чит төбәкләр һәм илләрдән эшче куллар миграциясенә Татарстан җитәкчелеге нинди карашта, алга таба төбәктә инвестицион мохитне ничек яхшыртырга була? Татарстан белән эшләргә теләк белдергән инвесторларны кызыксындырган шушы сорауларны бүген “INVEST in TATARSTAN 2012” халыкара форумы кысаларында узган Панель дискуссиясендә ТР Премьер-министры Илдар Халиковка модератор Ральф Сильва юллады.

13
декабрь, 2012 ел
пәнҗешәмбе
Ел азагында “Казан 2013” Башкарма дирекциясе традицион төстә Россиянең саллы волонтерлар командасы эшчәнлегенә йомгак ясый. Шул уңайдан бүген Казанның “Пирамида” мәдәни-күңел ачу комплексында “Ел волонтеры” тантанасында, агымдагы елда иң яхшы эш нәтиҗәләре күрсәткән илнең 50 әйдәп баручы университетыннан һәм 30 субъектыннан волонтерлар делегацияләре билгеләп үтелде. Тантана РФ Спорт министры Виталий Мутконың видеосәламләвеннән башланды. Иң актив, булдыклы волонтерларны бүләкләү тантанасын Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов ачып җибәрде.
Татарстанда Кече һәм урта бизнес предприятиеләре ассоциациясе төзелүгә 10 ел. Шул уңайдан бүген “Корстон”да ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында юбилей тантанасы үтте. “Әле кайчан гына ассоциация кечкенә генә берләшмә иде. 2002 елда ул оешкан чакта, аның составында нибары 5 фирма иде, беренче җыелышыбызда 20 кешенең катнашуын да яхшы хәтерлим”, -дип искә алды ассоциация президенты Хәйдәр Хәлиуллин. Бүген әлеге берләшмә әгъзалары булган кече һәм урта компанияләр саны 200 дән артып китә. Алар бизнесның барлык өлкәләрен: мәгълүмат технологияләре, юридик хезмәтләрдән алып, җитештерүгә кадәр колачлый.
Бүген Казанда Бадминтон үзәге төзелешенә старт бирелде. Спорт комплексы ташын салу тантанасында Рөстәм Миңнеханов катнашты. Дөньяда беренче Бадминтон үзәге Оренбург трактында Теннис академиясе янында төзеләчәк. Спорт комплексы 2013 елгы Бөтендөнья универсиадасыннан соң файдалануга тапшырыла. Бадминтонны 2013 елгы Универсиада программасына кертү спортның бу олимпия төрен үстерүгә җитди этәргеч булды. Соңгы елда Татарстанда бадминтон белән шөгыльләнүчеләр саны 4 тапкыр арткан.
Бүген Казанга Россия Федерациясе Хисап палатасы рәисе Сергей Степашин килде. “Казан” халыкара аэропортында аны Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов каршы алды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International