ЯҢАЛЫКЛАР


18
сентябрь, 2012 ел
сишәмбе
Татарстан муниципаль берәмлекләрендә җылыту сезонына әзерлек барышы һәм электр энергиясе белән газга бурычлар мәсьәләләре буенча бүген ТР Министрлар Кабинетында республика күләмендә видеоконференция режимында сөйләшү булды. Шул хакта журналистларга ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры урынбасары Равил Кәримов аңлатма бирде. Очрашуда, шулай ук, ТР тарифлар буенча дәүләт комитеты рәисе Марат Зарипов та катнашты.
Бүген Мәкәүдә ТР ның РФ дәге Тулы вәкаләтле вәкиллегендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы дәүләт бүләкләре тапшырды. “Бүген Татарстаннан читтә дә республика үсешенә, димәк, гомумән ил үсешенә зур өлеш керткән кешеләргә бүләкләр тапшырабыз. Киләчәктә дә бергәләп Россия халкы өчен хезмәт куярбыз дип ышанам”, - диде Рөстәм Миңнеханов бүләкләү тантанасы алдыннан.

17
сентябрь, 2012 ел
дүшәмбе
Бүген Мәскәүдә чит ил һәм Россия компанияләре-инвесторлар өчен сәнәгать-җитештерү тибындагы “Алабуга” махсус икътисади зонасын тәкъдир итү булды. Чарада “Махсус икътисади зоналар” ААҖ генераль директоры Олег Костин, ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, “Алабуга” ААҖ генераль директоры Тимур Шаһивәлиев һ.б. катнашты.

15
сентябрь, 2012 ел
шимбә
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов “Мегафон” ААҖ генераль директоры Иван Таврин белән очрашты. ТР Хөкүмәт йортында узган очрашуда ТР Премьер-министры урынбасары – мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов, 2013 елда Казанда XXVII Бөтендөнья җәйге универсиада Башкарма дирекциясе” коммерцияле булмаган автоном оешма генераль директоры Владимир Леонов һ.б. катнашты.
Урман хезмәткәрләре көнендә ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов участок урман хуҗалыкларына һәм Лубянский урман хуҗалыгы көллиятенә урманнарны янгыннан саклауны оештыру һәм урман фонды территориясендә дәүләт урман контроле үткәрү өчен 31 “УАЗ” автомобиле ачкычы тапшырды.
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов якын арада 2013 ел капиталь ремонт программасын кабул итәргә чакырды. “Киләсе ел программасын раслау өчен бернинди проблема юк. Иң мөһиме күләме быелгыдан аз булырга тиеш түгел. Төп программаны кабул итү зарур. Өстәмә акча булса, аны киңәйтәчәкбез, - дип билгеләп үтте Татарстан башлыгы торак төзелеше мәсьәләләре буенча узган традицион республика киңәшмәсендә. - Бу мәктәпләрне, ФАПн капиталь ремонтлау, “Чиста су”, ике контурлы котеллар кую программаларына да кагыла”.
ТР Президенты видеоконференцияләрнең берсендә ФАПлар төзелеше программасы һәм башка проблемалы мәсьләләрне хәл итү артта калуны тәнкыйтьләгәннән соң җитешсезлекләр бетерелде. Бу хакта бүген ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Ирек Фәйзуллин ТР Министрлар Кабинетында торак төзелеше мәсьәләләре буенча узган традицион республика киңәшмәсендә белдерде.
Бүген ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов Казанның Чехов базарында оештырылган ярминкәдә булды. Ул ТР Премьер-министры – авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов озатуында сәүдә барышын, ТР ның Арча, Теләче, Саба һәм Балык Бистәсе районнары авыл хуҗалыгы җитештерүчеләр алып килгән тауарларны карады.

14
сентябрь, 2012 ел
җомга
Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Новосибирски өлкәсенә эш сәфәре кысаларында медицина технопаркы – инновацион медицина-технология үзәгендә булды. Республика башлыгы белән технопаркны ТР икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов, ТР Президентының халыкара мәсьәләләр буенча ярдәмчесе Радик Гыйматдинов, “Идея” технопаркы генераль директоры Сергей Юшко карады.
Бүген ТР Хөкүмәт йортында Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков рәислегендә “Сетевоя компания” ААҖ акционерларының чираттан тыш гомуми җыелышы узды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International