ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов Павлодарда (Казакъстан Республикасы) өлкәнең Татар-башкорт иҗтимагый-мәдәни үзәгендә булды.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Казакъстан Республикасы Павлодарда эш сәфәрендә Казакъстан Республикасы белән Россия Федерациясе төбәкара хезмәттәшлеге IX форумының пленар утырышында катнаша.
Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков Россия Федерациясе икътисади үсеш министры урынбасары - Дәүләт милке белән идарә итү буенча федераль агентлык җитәкчесе Ольга Дергунова белән очрашты. ТР Хөкүмәт йортында узган очрашуда Дәүләт милке белән идарә итү буенча федераль агентлыкның Татарстан идарәсе башлыгы Елена Паткина, ТР җир һәм милек мөнәсәбәтләре министры Азат Хамаев, ТР Президенты ярдәмчесе Айрат Нуретдинов һ.б. катнашты.