ЯҢАЛЫКЛАР


13
май, 2012 ел
якшәмбе
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов 2013 елгы Бөтендөнья җәйге универсиада маршрутларына кертелгән ураманар буйлап йөреп чыкты. Республика башлыгы белән бергә Казан мэры Илсур Метшин, ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Ирек Фәйзуллин, ТР транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Ленар Сафин, шәһәр Башкарма комитеты җитәкчесе Алексей Песошин булды.

12
май, 2012 ел
шимбә
Бүген Татарстан Президенты Универсиада авылы территориясенә эрбет агачы утыртты. Бөтенроссия урман утырту көненә багышланган акциядә FISU президенты Клод-Луи Галльен һәм Красноярски крае губернаторы Лев Кузнецов та катнашты.

Бүген “Свияжск утрау-шәһәре” музей-тыюлыгында алмагач бакчасына нигез салу булды. Чарада Татарстан Республикасы Дәүләт киңәшчесе, «Яңарыш» республика фонды Попечительләр Советы рәисе Минтимер Шәймиев катнашты.

Бүген ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов Красноярски крае губернаторы Лев Кузнецов һәм FISU президенты Клод Луи Галльен белән очрашты. ТР Хөкүмәт йортында узган очрашуда РФ спорт, туризм һәм яшьләр сәясәте министры урынбасары Наталья Паршикова, Россия студентлар спорты берлеге президенты Олег Матыцин, ТР Премьер-министрының беренче урынбасары Равил Моратов, Казан мэры Илсур Метшин катнашты.

“Без бердәм булып кына, көчле була алабыз”. ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарларның федераль милли-мәдәни мохтәриятенең чираттан тыш VII конференциясе делегатлары белән очрашуда шулай дип ассызыклады. Президентның илнең татарлар яшәгән төбәкләрдәге милли-мәдәни мохтәриятләр җитәкчеләре белән очрашуы конференция алдынннан “Казан” милли-мәдәният үзәгендә узды. Анда шулай ук ТР Премьер-министры урынбасары Зилә Вәлиева, РФ Төбәкләр үсеше министрлыгының милләтара мөнәсәбәтләр департаменты директоры Александр Журавский, ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов, мәдәният министры Айрат Сибагатуллин, мәгариф һәм фән министры Альберт Гыйльметдинов, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров, Татарларның федераль милли-мәдәни мохтәрияте җитәкчесе, РФ Дәүләт Думасы депутаты Илдар Гыйльметдинов һ.б. катнашты.

Бүген Казанның “Ак Барс” кара-каршы көрәш сараенда РФ прокуратурасы органнары хезмәткәрләре Спартакиадасы ачылды. Шуны билгеләп узарга кирәк, 12-13 май көннәрендә узачак спартакиада прокуратура органнарының 290 ел гамәлдә булу дәвамында беренче ведомство ярышлары. Анда барлык федераль округлардан 10 җыелма команда составында 310 лап прокуратура хезмәткәре көч сынашачак. Россия һәм Татарстан прокуратуралары аерым командалар булып чыгыш ясый.


11
май, 2012 ел
җомга
Бүген Казанга эшлекле сәфәр белән Красноярск крае губернаторы Лев Кузнецов килде. "Казан" халыкара һава аланында төбәк башлыгын Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР Премьер-министрының беренче урынбасары Равил Моратов, Универсиада Дирекциясе җитәкчесе Владимир Леонов каршы алды.
“Болгарда эшләр план буенча бара дияргә була, ләкин бик киеренкелек белән. Чөнки кайсыбер объектларны ачуны көзгә планлаштырган идек, әмма республикада билгеләп үтеләчәк бәйрәмнәргә нисбәтләп, торгызыла һәм төзелә торган зур объектларны ике этапка бүлеп тапшырачакбыз” - бүген Изге Болгар җиренә эш сәфәре белән чыгып, шушы борынгы шәһәрдә торгызыла һәм төзелә торган 7 объектта эш барышы белән озаклап танышып йөргәннән соң, ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев шушы хакта шәрехләде.
Бүген Татарстан башкаласы дәрәҗәле кунаклар кабул итә – Казанның “Корстон” кунакханә-сәүдә-күңел ачу комплексында Халыкара студентлар спорты федерациясе (FISU) Башкарма комитеты утырышы узды. Аның эшендә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, FISU Президенты Клод-Луи Галльен, Халыкара студентлар спорты федерациясенең беренче вице-президенты, Россия студентлар спорты берлеге президенты Олег Матыцин, FISU Генераль секретаре Эрик Сайнтронд, ТР Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министры Рафис Борһанов, “Казанда 2013 нче елгы XXVII Бөтендөнья Җәйге Универсиада Башкарма дирекциясе” АНО генераль директоры Владимир Леонов, җәйге һәм кышкы Универсиада директорлары, FISU Башкарма комитеты әгъзалары, милли студент спорт берлекләре рәисләре катнашты.
Клод-Луи Галльен биредә җылы кабул итү өчен Татарстан Республикасы җитәкчелегенә, Президентка рәхмәтен җиткерде. Ул шулай ук Бөтендөнья студентлар Уеннарына җитди әзерлек алып баруга үз өлешен керткән структураларга да зур рәхмәтен белдерде. “Универсиада үзе ике атна гына дәвам итсә дә, әзерлек барышында тупланган мирас озак елларга җитәчәк. Шунысы сөенечле: Казанда яшьләр тормышында спортның зур роль уйнавы турында тирән аңлау яши. Мин Универсиадага әзерлекнең югары дәрәҗәдә дәвам итәчәгенә һәм Универсиадалар тарихында иң уңышлы уеннар Казанда узачагына ышанам”, - дип белдерде ФИСУ Президенты. “Спорт өлкәсендә Универсиада бәлки иң зур чара булмаса да, яшьләр мохитендә бу төп чара санала. Биредә спорт кына түгел, мәгариф, мәдәният һәм көнкүреш тә чагылыш таба”, - дип белдерде Клод-Луи Галльен.
Бүген Казанның “Корстон” кунакханә-сәүдә-күңел ачу комплексында Халыкара студентлар спорты федерациясе (FISU) Башкарма комитеты утырышы узды. Аның эшендә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, FISU Президенты Клод-Луи Гальен, Халыкара студентлар спорты федерациясенең беренче вице-президенты, Россия студентлар спорты берлеге президенты Олег Матыцин, FISU Генераль секретаре Эрик Сайнтронд, ТР Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министры Рафис Борһанов, “Казанда 2013 нче елгы XXVII Бөтендөнья Җәйге Универсиада Башкарма дирекциясе” АНО генераль директоры Владимир Леонов, җәйге һәм кышкы Универсиада директорлары, FISU Башкарма комитеты әгъзалары, милли студент спорт берлекләре рәисләре катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International