ЯҢАЛЫКЛАР


22
февраль, 2012 ел
чәршәмбе
Бүген ТР Премьер-министры Илдар Халиков Питрәч районына сәфәр кылды. Ул иң элек “Сөләйманов” гаилә фермасында булды, әлеге терлекчелек комплексында терлекләрне кышлату һәм Питрәч районында шәхси фермерлыкны үстерү шартлары белән кызыксынды. Бүгенге көндә районда 7 терлекчелек фермасы, бер умарталык һәм бер тәвә кошы фермасы эшли.
Бүген Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет академия театры бинасында Ватан сакчылары көненә багышланган тантана узды. Ватан сакчыларының төрле буын вәкилләрен – Бөек Ватан сугышы, әфган сугышы ветераннарын , башка хәрби хәрәкәтләрдә катнашучыларны, ата-бабалары сайлаган юлны дәвам итүче яшьләр һ.б. котларга ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Премьер-министр Илдар Халиков килгән иде.
Бүген ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов Лаеш муниципаль районында булды. Республика Президентының эш сәфәре социаль ипотека һәм ветераннарның торак шартларын яхшырту программалары буенча төзелгән йорт белән танышудан башланды.
Бүген ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов Лаеш муниципаль районында эш сәфәрендә. Сәфәр программасында социаль ипотека программасы буенча төзелгән 27 фатирлы торак йортта булу, “Кама” спорт-савыктыру комплексы белән танышу каралган. Әлеге комплекс тәүлеккә 740 кешене кабул итүгә исәпләнгән.

21
февраль, 2012 ел
сишәмбе
Хәзер Казанда метроның беренче линиясе төзелешен дәвам итү буенча актив эш алып барыла. Бу хакта бүген 2013 елгы Универсиадага кадәр 500 көн калу уңаеннан уздырылган брифингта Җир асты транспорт корылмалары тезелеше буенча дирекция җитәкчесе Анатолий Церцеил белдерде.
Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов эш сәфәре белән Теләче муниципаль районында булды. Биредә республика башлыгы берничә объект белән танышты.
Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов эш сәфәре белән Теләче муниципаль районында булды. Биредә ул Теләче муниципаль районы вәкиллекле органы утырышында катнашты. Анда 2011 елдагы социаль-икътисади үсеш нәтиҗәләре каралды һәм 2012 елга бурычлар билгеләнде.
Бүген ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов Хөкүмәт йортында республика массакүләм мәгълүмат чаралары җитәкчеләре белән очрашты. Россиядәге сәяси вазгыять, төбәк башлыкларын турыдан-туры сайлау системасына яңадан кайту, социаль сәясәт, Бердәм дәүләт имтиханы, пенсия яшен арттыру, ТР тарихи - мәдәни мирасы елында башкарыласы эшләр, авылларны саклап калу һ.б. ике сәгатькә сузылган очрашуда күтәрелгән төп темалар булды. Очрашуның ил язмышындагы мөһим этап – РФ Президентын сайлаулар алдыннан узуы бу теманы да читтә калдырмады.
ТР Премьер-министры Илдар Халиков Зәй муниципаль районына эш сәфәре кысаларында гражданнарны авария хәлендәге торак фондыннан күчерү программасы буенча төзелгән йортта (Макаров урамы, 22) яшәүче гаиләләрдә булды.

20
февраль, 2012 ел
дүшәмбе
Бүген Казанда Кәрим Тинчурин исемендәге татар дәүләт драма һәм комедия театры бинасында Мөхәммәд пәйгамбәрнең туган көненә багышланган Мәүлид кичәсе үтте. Чараны ТР мөселманнары Диния нәзарәте оештырган иде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International