ЯҢАЛЫКЛАР


19
гыйнвар, 2012 ел
пәнҗешәмбе
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Саба муниципаль районының III типтагы янгын сүндерү-химия станциясендә булды.
Бүген Саба муниципаль районының Лесхоз бистәсендә ТР Урман селекция-орлыкчылык үзәге ачылды. Аны ачу тантанасында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, Федераль урман хуҗалыгы агентлыгы җитәкчесе Виктор Масляков, РФ Федераль Җыены Федерация Советы әгъзасы Ралиф Сафин, ТР урман хуҗалыгы министры Наил Мәһдиев, “ВСС АВ” компаниясенең (Швеция) сатулар буенча җитәкчесе Андреас Бернер катнашты.
Татарстан Республикасы һәм Польша Республикасының Лодзь воеводалыгына эшкуарлык, мәдәният, белем бирү өлкәсендә хезмәттәшлекне үстерергә һәм уртак проектларны гамәлгә ашырырга кирәк. Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Лодзь воеводасы Йоланта Хелминская ханым җитәкчелегендәге Лодзь воеводалыгы делегациясе белән очрашу барышында әнә шундый фикер белдерде.
Бүген Казан Кремлендә Татарстан белән Урман хуҗалыгы буенча федераль агентлык арасында хезмәттәшлек Килешүенә кул куелды. Документны ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм агентлык башлыгы Виктор Масляков имзалады. Килешү урманнарны нәтиҗәле файдалану буенча уртак чаралар уздыруны күздә тота.

18
гыйнвар, 2012 ел
чәршәмбе
Бүген ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов ел саен үткәрүче “Россия һәм дөнья: 2012-2020” Гайдар форумында Татарстанның үсеш юнәлешләре һәм бурычлары турындагы доклад белән чыгыш ясады. Форум бүген Мәскәүдә РФ Президенты каршындагы Россия Халык хуҗалыгы һәм дәүләт хезмәте академиясендә ачылды.
Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Бөтендөнья банкының Ауропа һәм Үзәк Азия илләре буенча вице-президенты Филипп ле Уэру белән очрашты.

17
гыйнвар, 2012 ел
сишәмбе
Дәүләт җир күзәтчелегенең нәтиҗәлелеген күтәрү өчен, Росреестрның ТР идарәсе инициативасы буенча бүгенге көндә Татарстанда җиргә кагылышлы законнарның үтәлешен тикшерүләрне исәпкә алу буенча программа гамәлгә ашырыла. Ул җир күзәтчелеге белән бәйле барлык административ процедураларның үтәлешен реаль вакыт режимында күзәтергә, нәтиҗәләрне оператив анализларга булыша.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов “Спорт тапшырулары” коммерцияле булмаган автоном оешмасы генераль директоры Василий Кикнадзе белән очрашты.
Татарстанда ташламалардан файдаланырга хокуклы 1095245 кешенең нибары 16,5 проценты (180 меңләп) гына транспорт картасы белән бердәм социаль юл йөрү билеты (ЕСПБ) талоннарыннан файдалана. Юл йөрүгә каралган ташлама суммасын акчалата аласы килгәннәргә, быел 1 гыйнвардан башлап, балаларга 206 сум, олыларга 342 сум акча биреләчәк. Ел саен Татарстан бюджетында шушы максатларга акча карала, былтыр, мәсәлән, 2,5 млрд. сум булса, быелга – 3 млрд. сумга якын.

16
гыйнвар, 2012 ел
дүшәмбе
Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов РФ Икътисади үсеш министрлыгының Сәүдә сөйләшүләре департаменты директоры Максим Медведков белән очрашты. Казан Кремлендә узган очрашуда шулай ук икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов, ТР Президенты Анатолий Краснов катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International