ЯҢАЛЫКЛАР


19
декабрь, 2011 ел
дүшәмбе
Бүген Татарстан Фәннәр академиясендә республика Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендә “Татнефть” ААҖ һәм кече нефть компанияләре чыганакларында нефть чыгаруда инновацион технологияләр кертү мәсьәләләренә багышланган түгәрәк өстәл узды.

18
декабрь, 2011 ел
якшәмбе
Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның Иран Ислам Республикасына ике көнлек эш визиты төгәлләнде. Визит кысаларында ТР башлыгы Иран җитәкчеләре белән очрашты һәм берничә объектта булды. Татарстан делегациясе составына шулай ук ТР Президентының Тышкы элемтәләр департаменты директоры – Татарстан Президенты ярдәмчесе Искәндәр Мөфлиханов, Татарстан Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Линар Якупов, «Татнефтехиминвест-холдинг» ААҖ генераль директоры Рафинат Яруллин, «Татнефть» ААҖ генераль директорының беренче урынбасары Наил Мәганов, ТР Фәннәр академиясе президенты Әхмәт Мәзһаров керде.

16
декабрь, 2011 ел
җомга
Бүген Татарстан Актаныш районы Пучы авылы Мәдәният йортында Татарстанның беренче Президентының әтисе – Шәрип Шәймөхәммәт Шәймиев турындагы китап тәкъдим ителде. “Сагыну” (“Помним”) китабы талантлы җитәкче һәм үз вакытында танылган шәхеснең туганнары, балалары, оныклары, оныкчыклары, шулай ук авылдашлары һәм хезмәттәшләренең хатирәләреннән тора. Бу чарада Татарстан Республикасы Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев катнашты.

 

Энергия саклау, энергия нәтиҗәлелеге Идел буе федераль округы төбәкләренең закон чыгару органнары ассоциациясенең бүген Казан Ратушасында узган ΧΧΙΧ утырышында күтәрелгән төп темаларның берсе булды. Аның эшендә РФ Президентының Идел буе федераль округындагы Вәкаләтле вәкиле урынбасары Алексей Кубрин, ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты. Утырыш Ульяновски өлкәсе Законнар чыгару Җыелышы рәисе, Ассоциация координаторы Борис Зотов рәислегендә узды.
ТР Хөкүмәтенең “Алгарыш” грантлар программасын тәмамлаучылар – данәле товар. Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР Фәннәр Академиясендә ТР Хөкүмәтенең “Алгарыш” грант программасында катнашучыларның IV форумының пленар утырышын төгәлләп ясаган чыгышында шулай дип белдерде, шул рәвешле ул, чит илнең абруйлы университетларында гыйлем эстәгән яшьләрнең кадерле хәзинә булуына ишарәләде.
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов БДБ мөселманнары Консультатив советы рәисе - Кавказ мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Аллахшукюр Пашазаде белән очрашты.

Бүгенге көндә Татарстанда торакны сафка бастыру буенча еллык планны 36 муниципаль берәмлек тулысынча үтәп чыккан. Шул рәвешле, республикада еллык бирем 92 процентка үтәлгән. Барлыгы 2 млн 208 мең 600 кв метр мәйданда торак сафка бастырылган. Быел да эшләрнең бер өлеше декабрь ахырына кадәр сузылачагы аңлашыла. Ел азагына кадәр калган ике атна вакыт эчендә планны үтәп чыгу өчен тагын 181, 4 мең кв метр мәйданда торакны файдаланырга тапшырырга кирәк.

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов РФ Наркотиклар әйләнешен контрольдә тоту хезмәтенең ТР буенча Идарәсе җитәкчесе Фаяз Шабаевны генерал-лейтенант хәрби исеме бирелү белән котлады.

Бүген ТР Хөкүмәт йортында торакны сафка бастыру буенча республика киңәшмәсе кысаларында ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов ТР буенча Баш федераль инспекторны тәкъдим итте.


15
декабрь, 2011 ел
пәнҗешәмбе
Бүген Казанга Россия космонавтикасы көне кысаларында СССР һәм РФ космонавтлары делегациясе килде. Алар көннең беренче яртысында Казан Кремлендә Кол Шәриф мәчетендә һәм Благовещенский Соборында булды, аннары дәрәҗәле кунаклар ТР Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев белән очрашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International