ЯҢАЛЫКЛАР


15
декабрь, 2011 ел
пәнҗешәмбе
Идеяләрне тормышка ашыру өчен шартлар тудырылган, мөмкинлекләр җитәрлек, бары тик үзегезнең сәләтегезне 100 процент дәрәҗәсендә эшкә җигү мөһим – ТР Премьер-министры Илдар Халиков бүген Казан федераль университетында республиканың студентлар үзидарәсе лидерлары белән очрашуда әнә шулай дип белдерде.
Бүген Казанда Россия Федерациясе Социаль иминият фонды оешуга 20 ел тулуга багышланган тантаналы очрашу узды.

14
декабрь, 2011 ел
чәршәмбе
Марокко Корольлеге Россия Федерациясенең бер төбәге буларак Татарстан Республикасы белән ике яклы хезмәттәшлекне ныгыту белән кызыксына. Бүген Марокконың РФдәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле вәкиле Әбделкадыйр Лешехеб Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов белән очрашуда шулай дип белдерде.
Бүген “Корстон”да фән һәм эшмәкәрлекне хөрмәтләү тантанасы узды. Биредә “Татарстан Республикасы өчен иң яхшы илле инновацияле идея” республика конкурсының быелгы җиңүчеләрен бүләкләделәр. Бәйрәм тантанасында ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, Премьер-министр Илдар Халиков, физика галиме, Россия Фәннәр академиясе вице-президенты, Нобель премиясе лауреаты Жорес Алферов, Фән-техника өлкәсендә кече формадагы предприятиеләр үсешенә ярдәм фонды генераль директоры Сергей Поляков, Россиянең һәм Ауропаның венчур индустриясе вәкилләре һ.б. кунаклар катнашты.
Бүген Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков ТР Инвестиция-венчур фондының попечительлек советы утырышын үткәрде. Утырышта “Татарстан Республикасы өчен 50 яңа инновацион идея” конкурсына нәтиҗә ясалды.
Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов РФ Президенты каршындагы бала хокуклары буенча вәкил Павел Астахов белән очрашты.

Татарстанны дөнья аренасында таныту һәм республикага потенциаль инвесторларны җәлеп итү өлкәләрендә хезмәттәшлек мәсьәләләре ТР Президенты Рөстәм Миңнехановның бүген CNBC компаниясенең Ауропа, Якын Көнчыгыш һәм Африка илләре буенча вице-президенты Пол Маравиглиа белән очрашуында каралды.

ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов бүген физика галиме, Нобель премиясе лауреаты, Сколково инновация үзәгенең фәнни җитәкчесе Жорес Алферов белән очрашты. ТР Хөкүмәте йортында узган очрашуда шулай ук ТР мәгариф һәм фән министры Альберт Гыйльметдинов, ТР Президентының Эчке сәясәт мәсьәләләре буенча идарәсе җитәкчесе Александр Терентьев һ.б. катнашты.


13
декабрь, 2011 ел
сишәмбе

Бүген Әлмәт муниципаль районының вәкиллекле органы утырышында Ришат Әбүбәкеров район башлыгы вәкаләтләрен өстеннән төшерде. Утырыш Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында узды.

Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Социалистик Хезмәт Герое Николай Фролов белән очрашты. Республика башлыгы аны 80 яшь тулуы белән котлады һәм күпьеллык актив эшчәнлеген, ветераннар хәрәкәте үсешенә сизелерлек өлеш кертүен исәпкә алып “Татарстан Республикасы алдындагы хезмәтләре өчен” орденын һәм яңа автомобиль тапшырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International