Татарстанга 3 көнлек визит белән Төрекмәнстан Министрлар Кабинеты рәисе урынбасары Назаргулы Шагулыев җитәкчелегендәге делегация килде. Составында “Төремән һава юллары”, “Төрекмән автомобиль юллары” концерны, Диңгез һәм елга транспорты дәүләт хезмәте, Төрекмәнстан автомобиль транспорты, Коммуналь хуҗалык, Оборона министрлыклары җитәкчеләре булган делегация кичә “КАМАЗ”, “Челныводоканал”, “АлАз”, “Түбән Кама шин” җәмгыятьләрендә, “Алабуга” МИЗ да булырга өлгерде. , Бүген Төркмәнстан делегациясе вәкилләрен Казан Кремлендә ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов кабул итте.
Бүген ТР Премьер-министры Илдар Халиков Россия бию берлеге (Российский танцевальный союз) президенты Станислав Попов белән очрашты. Хөкүмәт йортында узган очрашуда шулай ук яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министры Рәфис Борһанов, Министрлар Кабинеты аппаратының сәламәтлек саклау, спортны үстерү һәм сәламәт яшәү рәвешен формалаштыру мәсьәләләре буенча бүлек җитәкчесе Борис Менделевич һ.б. катнашты.
Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Алабугага эш сәфәре кысаларында социаль ипотека программасы буенча төзелгән күпфатирлы йортны файдалануга тапшыру уңаеннан үткәрелгән тантаналы чарада катнашты, шулай ук 2 нче урта гомумбелем бирү мәктәбендәге капиталь ремонт эшләренең барышы белән танышты.
Бүген Алабугада алтынчы чакырылыш Россия Дәүләт Думасына депутатлыкка кандидатлар сайлау буенча гомумхалык праймеризының соңгы процедурасы узды.
Кытайның Шеньжень шәһәрендә 12 августта ачылачак XXVI Бөтендөнья җәйге Универсиадада катнашу өчен, Россия җыелма командасы составында Татарстанның 37 спортчысы китте. Быел Төркиянең Эрзерум каласында үткәрелгән XXV Бөтендөнья кышкы Универсиадада республика спортчылары 11 медаль алып кайткан иде, ә бу Россия җыелмасы яулаганның өчтән бере диярлек: Россия спорт осталары 38 медальга ия булды.
Бүген Казанда ТР Хөкүмәте белән “Гражданлык аэропортлары (аэродромнары) администрациясе” федераль дәүләт унитар предприятиесе арасында хезмәттәшлек килешүенә кул куелды. Документны ТР Премьер-министры Илдар Халиков белән федераль дәүләт унитар предприятиесе генераль директоры Сергей Полещук имзалады
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия Федерациясендә экстремизмга каршы тору буенча ведомствоара комиссиясе утырышында катнашу өчен Түбән Новгородка эшлекле сәфәр кылды.
Бүген ТР Министрлар Кабинетында Президент Рөстәм Миңнеханов рәислегендә узган видеокиңәшмәдә “Бәләкәч” программасын гамәлгә ашыру хакында да сүз барды.
Бүген ТР Министрлар Кабинетында Президент Рөстәм Миңнеханов рәислегендә узган видеокиңәшмәдә Татарстанда урып-җыю эшләренең барышы каралды.
Бүген ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов Минзәлә районы кырларында урып-җыю эшләренең барышы белән танышты.