ЯҢАЛЫКЛАР


17
июль, 2011 ел
якшәмбе

"Булгария"не күтәргәнче водолазлар су астында мәетләр барлыгын-юклыгын тагын бер кат җентекләп тикшерәчәк. Ул хакта бүген РФ транспорт министры Игорь Левитин белдерде.


16
июль, 2011 ел
шимбә

"Булгария" теплоходын күтәрү буенча эшләргә әзерлек дәвам итә. Әзерлек чаралары судноны бер тәүлек алдан күтәрергә мөмкинлек бирәчәк.


15
июль, 2011 ел
җомга

Һәлакәттә батып үлгәннәрне фаҗига урынында һәм аннан 200 чакрымга кадәр тирәлектә 220 кеше тәүлек әйләнәсе эзләү белән параллель рәвештә, "Булгария" теплоходын су төбеннән чыгару буенча эзерлек эшләре алып барыла. "Могучий" һәм "351" авыр йөк краннары килеп җитәргә тиеш, икенчесе иртәгә көннең икенче яртысында көтелә. Хәзер, шушы 2 краннан тыш, судноны күтәрү операциясен гамәлгә ашыру өчен, барлык чаралар, җиһазлар, көчләр тупланган. Ләкин судноны өскә күтәрү бик четерекле, технологик яктан озакка сузыла торган катлаулы эш, шуңа күрә, кайсы көнне су төбеннән күтәреләчәге әлегә тәгаен генә билгеле түгел, чөнки эзерлек эшләренең күләме зур.

Казанда 2015 елда су спорты төрләре буенча дөнья чемпионаты үткәрү өчен барлык шартлар тудырылачак. Бу хакта бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов ММЧ вәкилләре сорауларына җавап биргәндә белдерде.

2015 елларда су спорты төрләре буенча дөнья чемпионаты Казанда үткәреләчәк. Бу хакта бүген, 15 июль көнне Шанхай (КХР) вакыты белән 13.00 сәгатьтә, Халыкара йөзү федерациясе - FINA бюросы әгъзалары шундый карар кабул иткән.


14
июль, 2011 ел
пәнҗешәмбе
Булгария” һәлакәте бернинди арттырусыз бөтен илне тетрәндерде. Бу хакта бүген Россия Премьер-министры Владимир Путин бу минутларда Казан Кремлендә Хөкүмәт комиссиясенең “Булгария” теплоходы һәлакәтендә гомере өзелүчеләр гаиләләренә һәм зыян күрүчеләргә ярдәм күрсәтү, һәлакәт нәтиҗәләрен бетерүгә багышланган утырышында белдерде.

“Булгария” теплоходы һәлакәтендә гомере өзелгән 112 кешенең мәете табылган. Гражданнар оборонасы эшләре һәм гадәттән тыш хәлләр министрлыгы 14:00 сәгатькә шундый мәгълүмат белдерә.

Алга таба да ихтыяҗ зур булган әһәмиятле социаль проект - торак фондына акча туплау-формалаштыру финансчылар өчен өстенлекле юнәлеш булып кала, керемнәрдә кытыршылык сизелсә дә, күп фатирлы йортларга капиталь ремонт программасы дәвам иттерелә, күрсәтелә торган хезмәтләрнең сыйфатына игътибар бирү сорала, түләү смета буенча түгел, ә күрсәтелгән күләмгә карап булырга тиеш – болар бик мөһим, дип белдерде бүген ТР Хөкүмәте йортында республика финанс, казна һәм салым органнарының бюджет мәсьәләләре каралган республикакүләм киңәшмәсенә рәислек иткән ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов.

Бүген ТР Хөкүмәт йортында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов торак, балалар бакчалары төзелеше һәм терлек азыгы әзерләү буенча киңәшмә үткәрде.
“Булгария” баткан урында тикшерү эшләре дәвам итә һәм судноны күтәрүгә әзерлек бара. Бу хакта бүген фаҗига сәбәпләрен тикшерү буенча Хөкүмәт комиссиясе утырышында белдерелде. ТР Хөкүмәт йортында узган утырышта Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International