ЯҢАЛЫКЛАР


21
июль, 2011 ел
пәнҗешәмбе

“Казанкомпрессормаш” җәмгыяте бүген 60 еллык олы юбилеен бәйрәм итә. Завод коллективын һәм ветераннарын олы бәйрәмнәре белән котларга бирегә ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм башка мәртәбәле кунаклар килгән иде.

Бүген Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе урынбасары Дмитрий Козак федерациянең барлык субъектлары җитәкчеләре белән үткәргән селектор киңәшмәсендә Россия төбәкләренең ягу сезонына әзерләнүе, торак-коммуналь комплексы хезмәтләренә тарифларны формалаштыру перспективалары, торак-коммуналь комплексы эшчәнлегенең ачыклыгын тәэмин итү мәсьәләләре хакында фикер алыштылар.


20
июль, 2011 ел
чәршәмбе

Бүген “Булгария” теплоходы баткан урынга килгән һәм судноны өскә күтәрү эшләренең барышы белән танышкан Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов журналистлар белән әңгәмәсендә һәлак булучыларның гаиләләре һәм зыян күрүчеләргә компенсация түләү мәсьәләсенә дә тукталды.

“Эшләр уңышлы барган очракта “Булгария”не инде иртәгә үк су төбеннән күтәрергә мөмкиннәр”. Теплоход баткан урында булган Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов әнә шундый белдерү белән чыгыш ясады.


19
июль, 2011 ел
сишәмбе

“Рус телен өйрәнү өчен каралган сәгатьләр җитәрлек, бары тик җиренә җиткереп эшләргә генә кирәк”, - дип белдерде бүген ТР Мәгариф һәм фән министры Альберт Гыйльметдинов ТР Министрлар Кабинетында 2010-11 уку елында Бердәм дәүләт имтиханын тапшыру нәтиҗәләренә багышланган матбугат очрашуында. Билгеле булганча, күптән түгел генә бер төркем активистлар рус телле балаларга татар телен өйрәтү аларга рус телен камил дәрәҗәдә өйрәнергә комачаулый (рус теленә каралган сәгатьләр азрак) дигән фикер белән чыккан иде. Министр бу фикернең дөрес булмавын әйтте.

Казанда 2015 елда спортның су төрләре буенча дөнья чемпионатын уздыру республика халкын бассейнда йөзү белән шөгыльләнүгә җәлеп итәчәк. Бу хакта бүген ТР Министрлар Кабинетында узган матбугат очрашуында ТР Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министры Рафис Борханов белдерде. Министр һәм “Казан 2015/2017” заявка бирү комитеты башкарма директоры Владимир Леонов Казанның дөнья чемпионатын уздыру хокукын яулап алу белән, нинди перспективаларга ия булуы турында сөйләде.


18
июль, 2011 ел
дүшәмбе

Бүген ТР Министрлар Кабинетында Татарстан балалар бакчаларына “электрон чиратны” оештыру мәсьәләләре хакында фикер алыштылар. Киңәшмәне Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков үткәрде.


17
июль, 2011 ел
якшәмбе

"Булгария" баткан урында көймәне тигез кильгә урнаштыру эшләре башланды. Теплоходны күтәрү буенча оператив штаб җитәкчесе Виктор Олерский хәбәр иткәнчә, турайту буенча операция бүген 17:30да башланды.

"Булгария"не күтәргәнче водолазлар су астында мәетләр барлыгын-юклыгын тагын бер кат җентекләп тикшерәчәк. Ул хакта бүген РФ транспорт министры Игорь Левитин белдерде.


16
июль, 2011 ел
шимбә

"Булгария" теплоходын күтәрү буенча эшләргә әзерлек дәвам итә. Әзерлек чаралары судноны бер тәүлек алдан күтәрергә мөмкинлек бирәчәк.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International