Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия Федерациясе табигатьтән файдалану өлкәсендә күзәтчелек Федераль хезмәте җитәкчесе Владимир Кириллов белән очрашты.
Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов XV “Сәләт” талантлы балалар һәм яшьләрнең интеллектуаль иҗаты республика фестиваль-конкурсында катнашты. Фестиваль 28 июньнән 2 июльгә кадәр Татарстанның Алексеевски районындагы Биләр тыюлыгы территориясендә уза.
Microsoft Windows 7 татарча да эшли башлады. Бүген IT-паркта әлеге операция системасының һәм аның Microsoft Office 2010 офис кушымталары пакетының татар теленә тәрҗемә ителгән интерфейсы ТР Президенты Рөстәм Миңнехановка презентацияләнде. Чарада шулай ук ТР Премьер-министры урынбасары Зилә Вәлиева, Microsoft ның Россиядәге президенты Николай Прянишников, Microsoft ның Идел буе федераль округында бизнесны үстерү буенча директоры Кирилл Семенихин һ.б. катнашты.
Бүген Россия Авыл хуҗалыгы фәннәре академиясенең Татарстан авыл хуҗалыгы фәнни-тикшеренү институты тәҗрибә кырларында дүрт көнлек республика семинар-киңәшмәсе ачылды. Аның кысаларында “2012 елга кадәр ТР авыл хуҗалыгын үстерү” программасын гамәлгә ашыру нәтиҗәләре һәм 2011 ел уңышын югалтуларсыз җыеп алуга кагылышлы бурычлар буенча ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы коллегиясенең күчмә киңәшмәсе узды.
Татарстанда чүп-чар эшкәртү заводы төзелешенә кагылышлы инвестиция проекты бүген Италия делегациясе белән очрашу вакытында ТР Премьер-министры Илдар Халиковка презентацияләнде. Проектны делегация җитәкчесе, Италиядә-Россия, Россиядә-Италия елын уздыру буенча оештыру комитеты координаторы Джулиано Урбани тәкъдим итте.
“Челтәр компаниясе” ААҖ акционерларының еллык җыелышында компаниянең Директорлар советы сайланды.
“Челтәр компаниясе” ААҖ акционерларының еллык җыелышында компаниянең 2010 елдагы эшчәнлегенә йомгак ясалды.
Чарада Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков, ТР Премьер-министры урынбасары – энергетика министры Илшат Фәрдиев, ТР җир һәм милек мөнәсәбәтләре министры Азат Хамаев катнашты.
Идел буе федераль округының энергетика комплексы җитди модернизациягә һәм дәүләт ярдәмен, федераль максатчан финанслауны, электр энергиясе, куәтләре базары кагыйдәләре үзгәрешен күздә тоткан механизмга мохтаҗ. Бүген РФ Президентының Идел буе федераль округындагы вәкаләтле вәкиле каршындагы Совет утырышында катнашкан ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов шулай дип белдерде.
“Яшьләр һәр төбәкнең, һәр илнең өмете. Без шундый талантлы яшьләребез булу белән горурланабыз”. Бүген ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов республиканың яшьләр активы һәм яшьләр конкурслары җиңүчеләре белән очрашуда шулай дип белдерде. Бөтенроссия Яшьләр көне уңаеннан Хөкүмәт йортында узган очрашуда Муса Җәлил исемендәге республика премиясенең 2010 елгы лауреатлары бүләкләнде,“Созвездие-Йолдызлык” республика ачык яшьләр телевизион эстрада фестивале лауреатларына махсус стипендияләр һәм бертөркем яшьләр, яшьләр белән эшләүче оешмаларга “ТР дәүләт һәм яшьләр сәясәте өлкәсендә актив эшчәнлек өчен” дигән почет билгеләре тапшырылды.