Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Түбән Камада “ТАНЕКО” нефть эшкәртү комплексы төзелеше буенча республика штабы утырышын үткәрде.
Татарстанда кризиска каршы юнәлтелгән программаны гамәлгә ашыруга 810 млн. сум акча бүлеп бирелгән. Шуның федераль бюджеттан 40 процент траншы республика кулына кергән һәм аның 178,8 млн. сумы инде сарыф ителгән, Татарстан бюджетыннан әлеге максатка 27,7 млн. сум тотылган. Алга таба ТР Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы калган 60 процент акчаны сорап алу буенча эш алып бара.
2013 елгы Бөтендөнья җәйге универсиадасы Казанда 6-17 июль көннәрендә узачак. Бүген Казанда Россия Хөкүмәтенең беренче вице-премьеры Игорь Шувалов җитәкчелегендә узучы 2013 елгы Универсиаданың Оештыру комитеты утырышында Уеннарны үткәрүнең вакыты расланды.