ЯҢАЛЫКЛАР


25
ноябрь, 2010 ел
пәнҗешәмбе
“ТР үсеше: үсешнең яңа стратегиясе һәм инвестицияләр җәлеп итү” дигән стратегик сессиясен Татарстанның Россия сәнәгатьчеләре һәм эшмәкәрләре берлеге белән уртак эшчәнлегенең башы дип атарга була. ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов шулай дип саный. Бу хакта ул сессиядә катнашучыларны сәламләү чыгышында белдерде. Сессия эшендә ТР Премьер-министры Илдар Халиков та катнашты.
Бүген ТР Президенты Рөстәм Миңнехановның Россия сәнәгатьчеләре һәм эшмәкәрләре берлеге президенты Александр Шохин белән очрашуында Татарстан үсешенең яңа стратегиясе, инвестицияләр җәлеп итү юллары фикер алышуның төп темасы булды. ТР Хөкүмәт йортында узган очрашуда шулай ук Премьер-министр Илдар Халиков, ТР Президенты ярдәмчеләре Искәндәр Мөфлиханов, Анатолий Краснов, Россия сәнәгатьчеләре һәм эшмәкәрләре берлегенең инвестиция сәясәте буенча рәистәше Игорь Вдовин, Oriental Patron компаниясенең идарәче партнеры Джозеф Чан һ.б. катнашты.

24
ноябрь, 2010 ел
чәршәмбе
ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов Казан Кремлендагы резиденциясендә бүген эш буенча Татарстанга килгән Орел өлкәсе губернаторы Александр Козлов җитәкчелегендәге делегацияне кабул итте.
Бүген “Корстон”да Татарстан Республикасы һәм Орел өлкәсе Сәүдә-сәнәгать палаталары арасында хезмәттәшлек килешүенә кул куелды. Документны ТР Сәүдә-сәнәгать палатасы идарә рәисе Шамил Агеев белән Орел өлкәсе Сәүдә-сәнәгать палатасы президенты Святослав Комаров имзалады.
Ирек Фәйзуллин Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министры итеп билгеләнде. Бүген республика Премьер-министры Илдар Халиков коллективка Татарстан Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министрлыгының яңа җитәкчесен тәкъдим итте.

23
ноябрь, 2010 ел
сишәмбе

Татарстанда күп фатирлы йортларны капиталь ремонтлау программасын гамәлгә ашыру һәм Торак-коммуналь хуҗалыкны реформалаштыруга ярдәм фонды белән эшләү чорында 5600 дән артык йорт төзекләндерелеп, реформаның уңай нәтиҗәсен 1 миллионнан артык кеше үзендә сизде. Бу хакта бүген РФ Дәүләт Советының Сыктывкарда узган Президиум утырышында ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов җиткерде.

Россиядә якынча 4,5 млн. кеше тузган яки авария хәлендәге торакларда яши. Бу хакта бүген РФ Дәүләт Советы Президиумы утыршында РФ Президенты Дмитрий Медведев җиткерде. Сыктывкарда Президент рәислегендә узган утырыш торак-коммуналь комплексның заманча инфраструктурасын үстерүгә багышлана. Аның эшендә ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов та катнашты.

Бүген ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов Коми Республикасы башкаласы Сыктывкар шәһәрендә РФ Дәүләт Советының Президиум утырышында катнаша. РФ Президенты Дмитрий Медведев рәислегендә узучы утырыш торак-коммуналь хуҗалыгы комплексының заманча инфраструктурасын үстерүгә багышлана.

Казанда Кремний үзәне экология системасы элементлары кулланылачак. Бүген ТР Министрлар Кабинетында “ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендәге Татарстан Республикасы делегациясенең Америка Кушма Штатларына эш визитының нәтиҗәләре турында” дигән исем астында узган брифингта әнә шул хакта хәбәр ителде.


22
ноябрь, 2010 ел
дүшәмбе

Бүген ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов Казан Кремлендә “Интеза” банкы” ЯАҖ Директорлар советы рәисе Антонио Фаллико белән очрашты.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International