“Казан” һәм “Бигеш” халыкара аэропортларында РФ дәүләт чиге аша үткәрү пунктларын реконструкцияләү мәсьәләләре бүген ТР Президенты Рөстәм Миңнехановның Росграницаның Идел буе территориаль идарәсе җитәкчесе Сергей Корнеев белән очрашуында күтәрелде. Казан Кремлендә узган очрашуда шулай ук ТР Иминлек советы секретаре Валерий Власов катнашты.
Бүген ТР Дәүләт Советының Бюджет, салымнар һәм финанслар комитеты “2011 елга, 2012 һәм 2013 еллар план чорына Татарстан Республикасы бюджеты турында” закон проектын икенче укылышка әзерләде. Утырышта Татарстант парламенты башлыгы урынбасары Александр Гусев, комитет рәисе Морат Гаделшин, республика министрлык-ведомстволары җитәкчеләре катнашты.