Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Сингапур Республикасы остаз-министры Ли Куан Ю белән очрашты. Татарстан башлыгы ике көнлек визит белән Сингапурда V Россия-Сингапур эшлекле форумында катнаша.
Бүген V Россия-Сингапур эшлекле форумы кысаларында узган очрашу барышында Россия Хөкүмәте Рәисе урынбасары, Россия Хөкүмәте Аппараты җитәкчесе Сергей Собянин, Сингапур Республикасының өлкән министры Го Чок Тонг, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия һәм Сингапур арасындагы алдагы хезмәттәшлек перспективалары хакында фикер алышты.