ЯҢАЛЫКЛАР


17
июнь, 2010 ел
пәнҗешәмбе
ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов Санкт-Петербургта эш сәфәрендә. Төньяк башкалага сәфәрнең төп максаты – ΧΙV Халыкара икътисади форумда катнашу, дип хәбәр итә Президентның матбугат хезмәте. Петербургтагы зур бизнес көннәре 17-19 июньдә “Ленэкспо” мәйданында уза.
Татарстанда быел планга кертелгән күп фатирлы йортларны капиталь ремонтлау программасы бүгенге көндә 49 процентка финансланган. Муниципаль берәмлекләр счетына төрле чыганаклардан 3 млрд. 190 млн. сум финанслар алынган.

16
июнь, 2010 ел
чәршәмбе

Татарстанның иң яхшы мәктәбе дип Казанның 39 нчы урта мәктәбе табылды. Әлеге мәктәпне директор Галина Нәҗипова җитәкли. ТР Мәгариф һәм фән министры Альберт Гыйльметдинов аңа, интерактив комплекс алу өчен сертификат һәм кыңгырау бүләк итте.

Бүген Россия Федерациясе Президенты Дмитрий Медведевның видеоконференция режимындагы киңәшмәсендә федераль юл фонды булдыру проекты буенча фикер алыштылар. Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов та катнашты.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов РФ Дәүләт Советы Президиумы составының яңа составына керде. Бүген Россия Президенты Дмитрий Медведев указ белән РФ Дәүләт Советы Президиумы составында үзгәрешләр хакында белдерде.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов иртәгә Санкт-Петербургта Халыкара икътисади форумда катнашырга ниятли.


15
июнь, 2010 ел
сишәмбе
Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында брифинг узды. Чарада республика мәгариф һәм фән министрының беренче урынбасары Данил Мостафин һәм ТР мәгариф һәм фән министры урынбасары – министрлыкның белем бирү өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль департаменты җитәкчесе Людмила Ногъманова катнашты.
Бүген Казанда Татарстан-Чехия эшлекле форумы ачылды. Аның эшендә Парламент Сенаты рәисе Пржемысл Соботка җитәкчелегендәге рәсми делегация катнаша. Делегациянең эшлекле өлешен төрле өлкәләргә караган 20 компания вәкиле тәкъдим итә.

14
июнь, 2010 ел
дүшәмбе
Бүген Казан Кремлендә ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов Чехия Республикасы Парламенты Сенаты Рәисе Пржемысл Соботка белән очрашты.
Татарстан Президенты Пржемысл Соботканы һәм Чехия делегациясен сәламләде.

11
июнь, 2010 ел
җомга
Бүген Казан Кремленда республиканың төрле өлкәдә хезмәт куючы иң лаеклы 56 кешегә Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы дәүләт бүләкләре бирелү тантанасы булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International