ЯҢАЛЫКЛАР


8
октябрь, 2015 ел
пәнҗешәмбе
Бүген Болгарда "Мөселман дини тәгълиматы: милләт, төбәк һәм цивилизация яссылыгы" темасына Халыкара фәнни-гамәли конференция ачылды. Ул Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте, Ислам фәне, мәдәнияте һәм мәгарифенә ярдәм фонды һәм Казан федераль университеты тарафыннан оештырылды.

Бүген Түбән Камада "Россия Федерациясендә углеводород чималын тирәнтен эшкәртүне үстерү" дигән ике көнлек халыкара фәнни-гамәли конференция башланды. Ул "ТАНЕКО" нефть эшкәртү комплексы проектының 10 еллыгына багышлана.

Форумның пленар эшендә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты.

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында General Electric компаниясе вице-рәисе Джон Райс белән очрашты

Очрашуда шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Равиль Зарипов, Татарстан Республикасы Президенты ярдәмчесе Альберт Нәфыйгин, «ТАИФ» ААҖ генераль директоры Альберт Шиһабетдинов һәм башкалар катнашты.


7
октябрь, 2015 ел
чәршәмбе
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Казанда узган XVI Су спорт төрләре буенча дөнья чемпионатын оештыручыларны һәм оештыруда катнашучыларны бүләкләде. Дөнья чемпионатының йомгаклау утырышы бүген Мәскәүдә узды. 

Бүгенге катлаулы шартларда без Татарстанның үз кешеләрен югары сыйфатлы продукция белән тәэмин итә алуын исбатладык. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәре көненә багшыланган тантаналы чарада хәбәр итте. Казанның «Корстон» КККда узган тантанада ТР Президенты Аппараты Җитәкчесе Әсгать Сәфәров, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары-Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, Әзәрбәйҗан Республикасының гадәттән тыш хәлләр һәм гражданнар оборонасы министры Кәмаледдин Гейдаров, Татарстан Республикасы министрлыклары һәм ведомстволары җитәкчеләре, республиканың АСК вәкилләре катнашты.    

Бүген ТР Фәннәр академиясендә “Татарстанда ХХ-ХХI гасырлар чигендә гуманитар фәннәр” темасына фәнни конференция ачылды. Ул ТР Фәннәр академиясенә нигез салучы һәм аның беренче президенты Мансур Хәсәновның тууына 85 ел тулуга багышланган иде.
Конференция кысаларында рус телендәге 6 томлы “Татар энциклопедиясе”н презентацияләү булды.

Бу чарада галимнәр, ТР министрлыклары һәм ведомстволары вәкилләре, РФ Дәүләт Думасы һәм ТР парламенты депутатларыннан тыш, ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев тә катнашты. Конференциянең ачылу өлешенә ТР Фәннәр академиясе президенты Мәгъзүм Сәләхов рәислек итте.
Бүген Казанның Арча кыры зиратында күренекле дәүләт һәм җәмәгать эшлеклесе Мансур Хәсәнов каберендә бюст ачу тантанасы узды.

Мансур Хәсәнов озак еллар партия һәм совет органнарында эшләде, Татарстан Министрлар Советы рәисе урынбасары һәм беренче урынбасары булды. Ул халык мәгарифе, сәнгать, сәламәтлек саклау, фән һәм мәдәният, физкультура һәм спорт, журналистика һәм иҗат берләшмәләре үсешенә бик зур өлеш кертте. 1992 елда Татарстан Фәннәр академиясенең беренче президенты булды. Татар энциклопедиясе институтына низез салды, аның беренче директоры булды.

Бүген Лаеш муниципаль районында логистик үзәк һәм соклар җитештерү буенча завод төзелеше инвестиция проектын тормышка ашыра башлауга багышланган тантаналы чара булды. Төзелеш мәйданчыгы Сокуры  авылыннан ерак түгел урнашкан. Әлеге инвестицион проектны Әзәрбәйҗанның Benkons Group компаниясе тормышка ашыра.


6
октябрь, 2015 ел
сишәмбе

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Кытайның "Turenscape" архитектура бюросы президенты, доктор Конгжан Ю белән очрашуда Кабан күле яр буйларын үстерү концепциясен раслады.

Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды. Анда ТР Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров, ТР Президенты ярдәмчесе Наталия Фишман, "Turenscape" бюросы вәкиле Стенли Лунг, республика министрлыклары һәм ведомстволары вәкилләре катнашты.

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов лин-технологияләр өлкәсендә студент-белгечләр арасында I Бөтенроссия сакчыл җитештерү олимпиадасында катнашучылар белән очрашты. Конкурс «Сакчыл җитештерү. Хезмәт җитештерүчәнлеген арттыру һәм югалтуларны киметү» II халыкара фәнни-гамәли конференциясе кысаларында Чаллы шәһәрендә «КАМАЗ» ҖАҖ двигательләр заводы мәйданчыгында узды.   

Олимпиада «КАМАЗ» ҖАҖ һәм КНИТУ ярдәме белән оештырылды. Анда  Татарстаннан, Удмуртиядән һәм Түбән Новгород өлкәсеннән 47 студент катнаша


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International