ЯҢАЛЫКЛАР


4
июль, 2015 ел
шимбә

“Бердәм Россия” партиясе Рөстәм Миңнехановны Татарстан Республикасы Президентына кандидат итеп күрсәтте. Карар “Бердәм Россия” бөтенроссия сәяси партиясе Татарстан региональ бүлекчәсенең XXIII конференциясенең беренче этабында Казанда кабул ителде.

Конференция эшендә Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутатлары, Татарстан Республикасы районнары администрацияләре башлыклары, инициатив төркем әгъзалары, иҗтимагый оешмалар һәм партия тарафдарлары хәрәкәте вәкилләре катнашты.

Бүген Казанда БРИКС илләренең (Бразилия, Россия, Һиндстан, Кытай, Көньяк Африка Республикасы) I яшьләр саммиты ачылды. Саммитта катнашу өчен Бразилия, Россия, Һиндстан, Кытай, Көньяк Африка Республикасыннан 200 дән артык делегат килде. Казан Ратушасында узган тантаналы ачылышта Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов, Россия яшьләр эшләре буенча федераль агентлык җитәкчесе Сергей Поспелов, Бәйсез Дәүләтләр Берләшмәсе эшләре, чит илләрдә ватандашлар һәм халыкара гуманитар хезмәттәшлек буенча федераль агентлык (Росхезмәттәшлек) җитәкчесе Любовь Глебова, РФ энергетика министры урынбасары Антон Инюцын катнашты.

Бүген ТР Хөкүмәте Йортында Татарстан Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов Бәйсез Дәүләтләр Берләшмәсе эшләре, чит илләрдә ватандашлар һәм халыкара гуманитар хезмәттәшлек буенча федераль агентлык (Росхезмәттәшлек) җитәкчесе Любовь Глебова белән очрашты. 

Татарстан Республикасында корылык аракасында 27 районда гадәттән тыш хәл режимы кертелгән. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары-Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов хәбәр итте.

Киңәшмәне барлык мунициципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Анда шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков та катнашты.

Татарстан Республикасында төзелеш объектларында 2015 елның узган алты аенда 23 бәхетсезлек очрагы теркәлгән. Аларның төп сәбәбе – биек җирдән егылып төшү. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин хәбәр итте. Киңәшмәне барлык мунициципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Анда шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков та катнашты.


3
июль, 2015 ел
җомга
Бүген ТР Премьер-министры Илдар Халиков Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы дәүләт бүләкләрен сәнәгать, фән, икътисад, мәдәният һәм башка тармаклар вәкилләренә тапшырды.
Бүләкләү тантанасы Казан Кремлендә узды.
Илдар Халиков сәламләү сүзләреннән соң, кунакларның һәрберсе республика үсешенә үз өлешен кертте, дип билгеләде.

Бүген Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов Барселона шәһәре советы архитекторы, шәһәр мөхите департаменты директоры Висенте Гуайарт белән очрашты. Татарстан Республикасы  Хөкүмәте Йортында узган очрашуда Казан мэры Илсур Метшин һәм ТР Президенты ярдәмчесе Наталия Фишман катнаштылар. 

Бүген Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов Бакуда узган беренче Европа уеннарында җиңүче һәм приз алган Татарстан спортчылары белән очрашты. Очрашу ТР Хөкүмәте Йортында узды. "Чын күңелдән сезне тарихта беренче мәртәбә уздырылган Европа уеннарында уңышлы чыгыш ясавыгыз белән котлыйм, - дип әйтте Рөстәм Миңнеханов. - Бу бик лаеклы башлангыч, сез ныклы нигез салдыгыз, иң мөһиме - Россиянең көчле булуын исбатладыгыз".  

Бүген Татарстан Республикасы  Министрлар Кабинетында Казандагы XVI су спорт төрләре буенча дөнья чемпионаты һәм  “Мастерс категориясендә XVI су спорт төрләре буенча дөнья чемпионаты партнерлары белән ниятләр турында Килешүләрне имзалау тантанасы узды. Чарада Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов катнашты. 

Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов Казахстанның Россия Федерациясендәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле илчесе Марат Таҗин белән очрашты.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International