Бүген Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов Казанның Киров районы территориясендәге тарихи объектларны карады. Аны Татарстан Республикасы Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров, ТР Президенты ярдәмчесе Олеся Балтусова, Казан мэры Илсур Метшин, ТР Президенты ярдәмчесе Наталия Фишман, ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин, ТР мәдәният министры Айрат Сибагатуллин, ТР җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры Азат Хамаев, ТР экология һәм табигать ресурслары министры Артем Сидоров һәм башкалар озата йөрде.
«Май указлары» үтәлеше өчен безнең министрлар шәхсән җаваплы. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның 2012 елның 7 маендагы указларын гамәлгә ашыру мәсьәләләре буенча Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты утырышында хәбәр итте. Чара Татарстан Республикасының барлык мунициципаль районнары белән видеоконференция режимында узды.
Анда шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков, Татарстан Республикасы Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров, республика министрлыклары һәм ведомстволары җитәкчеләре катнашты.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов Бутлеров – Некрасов урамнарындагы территориядә төзелеш проектын һәм “Шамов хастаханәсе бинасы” мәдәни мирас объектын реставрацияләү проектын карауга багышланган күчмә киңәшмә үткәрде. Аны Казан мэры Илсур Метшин, ТР Президенты ярдәмчесе Радик Гыйматдинов, ТР Президенты ярдәмчесе Олеся Балтусова, республика министрлыклары һәм ведомстволары вәкилләре озата йөрде.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов Дублинда (Ирландия) InnaLabs компаниясе офисында булды.
InnaLabs компаниясенә 2011 елда нигез салынган.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов Дублинда «Тринити колледж» уку йортында булды.
Искәртәбез, Рөстәм Миңнеханов Ирландия башкаласына ике көнлек эш сәфәре кыла (2015 елның 29-30 июне).
Бу уку йортына 1592 елда Королева Елизавета I нигез салган һәм колледж Дублин университетының бер өлеше булып тора.