Бүген Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов Нурлат шәһәрендә "Уяв" IX бөтенроссия чуаш мәдәнияте милли бәйрәмендә катнашты.
Мәртәбәле кунаклар арасында Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Чувашия Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Юрий Попов, Татарстан Республикасы мәдәният министры Айрат Сибәгатуллин һәм башкалар бар иде.
Кунакларны җырлы-биюле тамаша белән республиканың төрле районнарыннан һәм Россиянең башка регионнарыннан Нурлатка килгән чуаш вәкилләре каршы алды. Рөстәм Миңнеханов милли хуҗалык ишегалларын карады һәм халык һөнәрләре эшләнмәләре белән танышты.
Бүген Казанда узган президент праймеризы барышында алга таба "Бердәм Россия" ТР Президенты вазифасына күрсәтү өчен караячак өч кандидатура билгеләнде.
Искәртеп узабыз: прймеризда катнашу өчен 4 кандидат күрсәтелде: ТР Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов, ТР вице-премьеры - авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, Федерация Советында Татарстан әгъзасы Сергей Батин һәм РФ Президенты администрациясенең эчке сәясәт идарәсе элеккеге җитәкчесе Олег Морозов.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Нурлат муниципаль районына эш сәфәре кыла.
Төп максаты – "Уяв" IX бөтенроссия чуаш мәдәнияте милли бәйрәмендә катнашу.
Нурлат шәһәренә килүгә Рөстәм Миңнеханов Халыклар дуслыгы йортын ачу тантанасында катнашты. Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручыны Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Татарстан Республикасы мәдәният министры Айрат Сибәгатуллин, Нурлат муниципаль районы башлыгы Равиль Кузюров һәм башкалар озата йөрде.
Бүген Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Президенты вазыйфасына кандидатларны билгеләп, алга таба сайлауларга чыгару өчен партия кысаларында алдан тавыш бирүдә катнашты. Чара Теннис академиясе мәйданчыгында узды. Барлыгы праймеризда 3700 якын кеше катнашты, шул исәптән “Бердәм Россия” Бөтенроссия сәяси партиясенең беренчел бүлекчәләреннән һәм 33 иҗтимагый оешмадан 1636 сайлаучы. "Бердәм Россия" партиясеннән кандидатураларын праймеризга Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов, РФ Федераль Җыелышының Федерация Советы әгъзасы Сергей Батин, ТР Премьер-министры урынбасары - авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, Ломоносов ис. МДУ каршындагы Укыту-фәнни үзәге җитәкчесе Олег Морозов чыгардылар.
Татарстан Республикасында 2015 ел программасы кысаларында барлык 999 күп фатирлы йортта да капиталь ремонт башланды. Капиталь ремонт эшләре 242 күп фатирлы йортта тәмамланды. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә хәбәр итте. Киңәшмәне барлык мунициципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Анда шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков та катнашты.
Бүген Татарстан Республикасы мөселманнары Диния Нәзарәте РФ Мөселман эшкуарлары ассоциациясе белән берлектә “Казан-Арена” стадионында III Республика ифтарын – Рамазан аенда авыз ачу ашын уздырды. “Казан-Арена” стадионында 5 меңгә якын кеше җыелды. Гадәттәгечә ифтарга күп балалы һәм аз милекле гаиләләр, инвалидлар, ятим балалар чакырылды. III Республика ифтарында Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Үзәк Россия мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Тәлгать Таҗетдин, Татарстан Республикасы мөселманнары Диния Нәзарәте рәисе Камил хәзрәт Самигуллин, Дагыстан, Чечня, Мәскәү һәм Россиянең башка берничә регионы мөселман руханилары вәкилләре, мөселман илләренең генконсуллары, милли республикаларның вәкаләтле вәкилләре, сәяси һәм иҗтимагый эшлеклеләр катнашты.
Бүген көннең икенче яртысында Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов Чаллы шәһәрендә «КАМАЗ» ААҖ акционерларының еллык гомуми җыелышында катнашты.
Чара «ИТ-парк» югары технологияләр өлкәсендәге технопаркта узды. Җыелышта шулай ук «КАМАЗ» ААҖ генераль директоры Сергей Когогин, «Ростех» дәүләт корпорациясе генераль директоры Сергей Чемезов, республика министрлыклары һәм ведомстволары вәкилләре катнашты.