Бүген Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов Дублинда (Ирландия) Google Европа штаб-квартирасында булды.
Рөстәм Миңнехановка һәм аны озата йөрүче Татарстан Республикасы делегациясе әгъзаларына Дублинның тарихи районында урнашкан күп катлы бина буйлап экскурсия оештырдылар.
Ирландиягә визитның төп максатларының берсе - инновацияләр һәм венчур үсеше өлкәсендә алдынгы тәҗрибә белән танышу. Бу хакта Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов бүген Дублинда Ирландия эшлекле даирәләре белән очрашуында белдерде. Очрашу Ирландия «Энтерпрайз Аилэнд» (Дублин) эшкуарлыкны үстерү буенча дәүләт агентлыгының сөйләшүләр алып бару залында узды.
Ышанам ки, Ирландиягә визит кысаларындагы очрашулар безгә дә, шулай ук безнең Ирландия коллегаларыбызга да файдалы булачак, һәм безнең мөнәсәбәтләрне ныгытачак. Бүген бу хакта Дублинда Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов Ирландия коммуникацияләр, энергетика һәм табигать ресурслары министры Алекс Уайт белән очрашу барышында хәбәр итте.
Очрашу Ирландия Enterprise Ireland (EI) эшкуарлыкны үстерү буенча дәүләт агентлыгының сөйләшүләр алып бару залында узды.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов эш сәфәре белән Ирландия башкаласы Дублин шәһәренә килде.
Дублинда булу кысаларында Рөстәм Миңнеханов Ирландия эшлекле даирәләре вәкилләре белән очрашачак, «Google - Europe» компаниясендә булачак, Ding компаниясе, шулай ук башка инновацион мәйданчыклар эшчәнлеге белән танышачак.
Бүген Казанда «Заречье» балаларны савыктыру лагерендә Яшь геологларның II республика басу олимпиадасы тантаналы рәвештә ачылды. Чараның төп кунагы Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов булды. Тантанада шулай ук ТР Премьер-министры урынбасары – мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов, ТР Президенты ярдәмчесе Ринат Сабиров, “Татнефть» ААҖ генераль директоры Наил Маганов һәм башкалар катнашты.
Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов рәислегендә бүген Казанда «Татнефтехиминвест-холдинг» ААҖ директорлар советы утырышы үтте. Сәнәгатьнең төрле өлкәләре өчен кайбер тәкъдимнәр каралды.