ЯҢАЛЫКЛАР


24
март, 2015 ел
сишәмбе

Бүген Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин «Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын башкаручы турында»гы Указга имза салды. Бу хакта Россия Президентының рәсми сайтында хәбәр ителә.

Бүген Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин Рөстәм Миңнеханов белән очрашу уздырды.

Очрашу дәүләт башлыгының Кремльдәге эш кабинетында узды.

Владимир Путин очрашу барышында Татарстан Республикасының соңгы биш елдагы үсешен югары бәяләде.

«Соңгы елларда Сезнең җитәкчелегездә республика ирешкән нәтиҗәләр Россия Федерациясендә иң яхшылардан, – диде Владимир Путин. – Эшегездәге югары темплар арта барыр, дип ышанам».

Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков Чаллыда Татарстанның хезмәт базарына ярдәм мәсьәләләре буенча киңәшмә уздырды. Киңәшмәдә ТР хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова, Чаллы шәһәре хакимияте вәкилләре һәм җирле предприятие җитәкчеләре катнашты.

Бүген Мәскәүгә эш сәфәре кысаларында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия банкы Рәисе Эльвира Нәбиуллина белән очрашты. Очрашу барышында берничә килешү имзаланды.

Язгы ташу вакытында су басу очраклары мөмкин булган зоналарга республиканың Арча, Аксубай, Яшел Үзән, Питрәч, Чистай муниципаль районнары һәм Казан шәһәре керә. Биредә кар запаслары максималь күзәтелә.

Бу хакта бүген ТР Министрлар Кабинетында Татарстанда язгы ташуны бәла-казаларсыз уздырып җибәрүгә багышланган чаралар турында брифингта ТР гражданнар оборонасы эшләре һәм гадәттән тыш хәлләр министры урынбасары Николай Суржко хәбәр итте. Бу вазгыять уңаеннан, ул әлеге муниципаль берәмлекләрнең җитәкчеләренә мөрәҗәгать итеп, су басу куркынычы янаган торак пунктларда җирле торак-коммуналь, юл, энергетика, санитария-эпидемиология хезмәтләренең язгы ташуга әзерлегенә аерым игътибар юнәлтү заруриятен искәртте.

23
март, 2015 ел
дүшәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Татарстан Республикасы тарихи һәм мәдәни һәйкәлләрен торгызу республика фонды» коммерциячел булмаган оешмасының биш еллыгына багышланган тантанада катнашты. Чара В. И. Качалов исемендәге Казан академик рус зур драма театрында узды. Анда шулай ук «Яңарыш» республика фондының Попечительләр Советы рәисе – Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, «Татарстан Республикасы тарихи һәм мәдәни һәйкәлләрен торгызу республика фонды» КБО башкарма директоры Татьяна Ларионова, республика министрлыклары һәм ведомстволары җитәкчеләре, Татарстан муниципаль районнары башлыклары һәм башкалар катнашты.

Моношәһәрләрне модернизацияләү проблемасы – Татарстан Республикасы өчен актуаль тема. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Икътисадый үсеш һәм интеграция буенча Хөкүмәт комиссиясенең эш төркеме утырышында хәбәр итте.

Утырыш Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды, аны эш төркеме җитәкчесе – «Үсеш банкы һәм тышкы икътисадый эшчәнлек (Внешэкономбанк)» дәүләт корпорациясе рәисе урынбасары Ирина Макиева алып барды. Утырышта шулай ук «Моношәһәрләрне үстерү фонды» коммерциячел булмаган оешма, Россия Федерациясе Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгының Региональ сәнәгать сәясәте департаменты, Россия Федерациясе Финанс министрлыгының Инновацияләр, граждан билгеләнешендәге сәнәгать, энергетика өлкәсендә бюджет сәясәте департаменты вәкилләре дә катнашты.

Бүген Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков РФ Юстиция министрлыгының Татарстан Республикасы буенча идарәсенең яңа башлыгын тәкъдим итте. Тантаналы чара Казанда РФ Юстиция министрлыгының Татарстан Республикасы буенча идарәсендә узды. Бу чарада РФ Юстиция министрлыгының Түбән Новгород өлкәсе буенча төп идарәсе башлыгы Елена Святкина, Татарстан Республикасы министрлыклары һәм ведомстволары башлыклары катнашты.
Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков, республикада гомуми белем бирү системасы идарәсен модернизацияләүгә багышланган, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты утырышын уздырды. Утырыш республиканың барлык муниципаль районнары белән видеоконференцэлемтә режимында узды.

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов GAMA (“ГАМА”) Төркия компаниясе җитәкчелеге белән очрашты. Очрашу ТР Хөкүмәте Йортында узды, анда шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов, ТР Президенты ярдәмчесе Радик Гыйматдинов, “ТАИФ” ААҖ генераль директоры Альберт Шиһабетдинов һәм башкалар катнашты.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International