2030 елга кадәр Татарстан Республикасын социаль-икътисадый үстерү стратегиясен эшләүнең икенче этабы тәмамланды. Бүген бу хакта Мәскәүдә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов белән очрашуда Санкт-Петербург дәүләт университетының ирекле сәнгатьләр һәм фәннәр факультеты деканы Алексей Кудрин хәбәр итте. Очрашуда шулай ук Татарстан Республикасы Президентының икътисадый мәсьәләләр буенча ярдәмчесе Айрат Хәйруллин, Татарстан икътисад министры Артем Здунов, Леонтьев үзәге каршындагы стратегик планлаштыру буенча ресурс үзәге директоры Борис Жихаревич катнашты. Татарстан Республикасы Президентына «Татарстан-2030» стратегиясе проектының ике этабы нәтиҗәсен тәкъдим иттеләр.
Татарстан җитәкчелеге, нәтиҗәле стратегик партнер килү шартларында, дәүләт катнашындагы предприятиеләрен хосусыйлаштыру мәсьәләсен карарага әзер. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Гайдар форумы кысаларындагы "Икътисадның реаль секторы: нәтиҗәлелеккә юл" панель дискуссиясендәге чыгышында белдерде. РФ Дәүләт Думасы спикеры Сергей Нарышкин фикер алышуның модераторы булды.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Мәскәүдә Яһүдләр музеенда һәм толерантлык үзәгендә булды. Музейдагы экскурсия барышында аны Россиянең баш раввины Берл Лазар озата йөрде.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Мәскәүнең һәм Россиянең иң эре паркларыннан берсе – Горький ис. башкала паркында булды. Ике сәгатьлек экскурсия барышында Татарстан Президентына әлеге паркны оештыру һәм эше турында аның директоры Ольга Захарова сөйләде.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Дәүләт теркәве, кадастр һәм картография федераль хезмәтенең ТР буенча идарәсенең һәм “Росреестрның федераль кадастр палатасы” учреждениесе ТР буенча филиалы эшчәнлеген югары бәяләде. ТР буенча Росреестр идарәсе һәм федераль кадастр палатасы филиалы 2014 нче елгы эшчәнлегенә йомгак ясап, агымдагы 2015 нче елга бурычларны билгеләүгә багышланган коллегия утырышын уздырды.
Без алга таба да мөселман өммәтен берләштерү эшен алып барырга һәм гомумән республика мөселманнары иминлегенә хезмәт итәргә ниятләнәбез. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов белән очрашу тәмамлангач, белдерде.
Бүген Казанда Россия Федерациясе прокуратурасы көне уңаеннан бәйрәм чарасы уздырылды. Прокурорларны һөнәри бәйрәмнәре белән Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов котлады. Тантанада шулай ук Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Татарстан Республикасы буенча эчке эшләр министры Артем Хохорин, Казан мэры Илсур Метшин, ведомстволар җитәкчеләре, республика прокуратурасы органнары хезмәткәрләре катнашты.
2015 елның төп бурычларыннан берсе – сәнәгать җитештерүе күләмнәрен саклап калу, предприятиеләр үзләренең продукциясен сату базарларын югалтмасын өчен мөмкин булганның барысын да эшләргә кирәк. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты каршындагы Икътисадый совет утырышында хәбәр итте. Чираттагы утырыш 2015 елда сәнәгать секторы үсеше мәсьәләсенә багышланды.
Утырыш Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды, анда Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков, Татарстан Республикасы министрлыклары һәм ведомстволары, сәнәгать предприятиеләре җитәкчеләре катнашты.