ЯҢАЛЫКЛАР


29
декабрь, 2014 ел
дүшәмбе

Казахстан Оборона министрлыгын оборона продукциясе җитештерүче Татарстан предприятиеләре белән хезмәттәшлек кызыксындыра. Бу хакта Казахстан Оборона министры Имангали Тасмаһамбетов Татарстан Республикасы Президенты белән очрашу барышында хәбәр итте. Астанада узган бу очрашуда шулай ук Россиянең Казахстандагы Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле илчесе Михаил Бочарников һәм Татарстан делегациясе әгъзалары - Татарстан Республикасы вице-премьеры – ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Равиль Зарипов , «КАМАЗ» ААҖ генераль директоры Сергей Когогин, «Горький ис. завод» ААҖ генераль директоры Ренат Мистахов, «ПОЗИС» ААҖ генераль директоры Радик Хәсәнов, «Казан Гипроннииавиапром» ЯАҖ генераль директоры Борис Тихомиров, «Казан вертолетлар заводы» генераль директоры урынбасары Валерий Пашко катнашты.


28
декабрь, 2014 ел
якшәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов эш сәфәре белән Казахстан Республикасына килде. Астана халыкара аэропортында аны илнең Оборона министры Имангали Тасмаһамбетов каршы алды.


27
декабрь, 2014 ел
шимбә

Татарстан энергетикасы тотрыклы һәм нәтиҗәле булырга тиеш. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов В.К. Шибанов исемендәге ПГУ-220 МВтлы яңа энергоблокны эшләтеп җибәрү буенча Казанның ТЭЦ-2дә уздырылган тантана тәмамланганнан соң массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре сорауларына җавап биргәндә хәбәр итте

Бүген В.К. Шибанов исемендәге ПГУ-220 МВтлы яңа энергоблокны эшләтеп җибәрү тантанасы Казанның ТЭЦ-2дә ( «Генерирующая компания» ААҖ) уздырылды.

Чараның мөхтәрәм кунаклары – Россия Федерациясе Энергетика министры Александр Новак, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков, Россия Федерациясе Дәүләт Думасының Энергетика комитеты рәисе Иван Грачев, Мәскәү Хөкүмәтендә шәһәр төзелеше һәм төзелеш мәсьәләләре буенча мэр урынбасары Марат Хөснуллин һәм башкалар.

Бүген Татарстан Республикасына Россия Федерациясенең энергетика министры Александр Новак килде. “Казан” халыкара аэропортында министрны Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков каршы алды.

Татарстан Республикасында күп фатирлы йортларны капиталь ремонтлау программасын гамәлгә ашыра башлаганнан бирле 11852 йорт ремонтланган, кертелгән акча күләме 39 млрд. сум тәшкил итте, бу йортларда 2,6 млн. граждан яши. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы коллегиясе утырышында хәбәр итте.

Коллегия 2014 елда ведомствоның эш йомгакларына һәм 2015 елдагы бурычларына багышланды. Чарада Дәүләт корпорациясе генераль директоры – ТКХ реформалауга ярдәм фонды идарәсе рәисе Константин Цицин, Фондның Күзәтү советы рәисе Сергей Степашин, Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков, Мәскәү Хөкүмәтендә шәһәр төзелеше сәясәте һәм төзелеш мәсьәләләре буенча мэр урынбасары Марат Хөснуллин, Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин катнашты.

Бүген Лаешта гражданнарны аварияле торактан күчерү программасында катнашучыларга тантаналы шартларда яңа фатир ачкычлары тапшырылды. Чарада ТКХ реформалаштыруга ярдәм фонды идарә рәисе - генераль директоры Константин Цицин, фондның күзәтү советы рәисе Сергей Степашин, ТР Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров, Лаеш районы башлыгы Михаил Афанасьев, ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин, ТР Президенты каршындагы Дәүләт торак фонды башкаручы директоры Тәлгать Абдуллин катнашты.

Татарстан Республикасында 2014 елгы күп фатирлы торак йортларны капиталь ремонтлау программасы тәмамланды. Гомуми мәйданы 5 млн. кв. метр булган 816 күп фатирлы йортлар 4 млрд. 695 млн. сумга ремонтланды. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры урынбасары Фәрит Хәнифов хәбәр итте. Киңәшмәне видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмә эшендә шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков та катнашты.


26
декабрь, 2014 ел
җомга

Татарстан Сәүдә-сәнәгать палатасы Россиядә иң абруйлы һәм мөһим сәүдә-сәнәгать палаталарының берсе һәм республика икътисады үсешендә зур роль уйный. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов 2014 ел йомгакларына багышланган ТР ССПның бәйрәм чарасында хәбәр итте.

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендә Түбән Камада «ТАНЕКО» комплексын төзү проектын гамәлгә ашыру буенча республика штабының йомгаклау утырышы уздырылды. Утырышта «Татнефть» ААҖ генераль директоры Наил Маганов, «ТАНЕКО» ААҖ генераль директоры Леонид Алехин, Түбән Кама муниципаль районы башлыгы Айдар Метшин һәм башка рәсми затлар катнашты.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International