Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләр советының IX съезды эшендә катнашты. Чара «Корстон» ДСКК мәйданчыгында узды, анда Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Алексей Песошин, Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутатлары һәм Федерация Советы әгъзалары, Татарстан Республикасы Хөкүмәте әгъзалары, барлык муниципаль берәмлекләрдән делегатлар катнашты.
Татарстан муниципаль берәмлекләре арасында ел саен уздырыла торган Республика смотр-конкурсында җиңүчеләрне бүген Казанда, ТР Дәүләт Советы каршындагы мәйданда, бүләкләү тантанасы булды. Республиканың 93 муниципаль берәмлеге һәм ике шәһәр округының 7 муниципаль учреждениесе җиңүче булды. Татарстан Президенты исеменнән конкурста җиңүчеләргә 100 "Шевроле Нива" җиңел автомобиле ачкычлары тапшырылды. Бүләкләү тантанасында ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, ТР Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров, ТР Премьер-министрының беренче урынбасары Алексей Песошин, ТР Муниципаль берәмлекләр советы рәисе Минсәгыйть Шакиров катнашты.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Рус география җәмгыяте»БИОның Татарстан Республикасындагы региональ бүлекчәсенең «Антарктида - 100» экспедициясендә катнашучылар белән очрашты. Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды. Исегезгә төшерәбез, «Антарктида-100» Россия экспедициясе иң көньяк материгы янында суга чумганнар иде.
Бүген Казанда тантаналы рәвештә ачык һавадагы "Нәфис" боз шугалагы ачылды. Ачылыш тантанасында Татарстан Президенты Рустәм Миңнеханов, Казан мэры Илсур Метшин һәм РФ Дәүләт Думасы депутаты Ирек Богуславский катнашты.
Бүген кич Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия Федерациясе Үзәк банкы Рәисенең беренче урынбасары Сергей Швецов белән очрашты. Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды, анда шулай ук РФ ҮЗ Идел-Нократ Баш идарәсе җитәкчесе урынбасары – ТР Милли банкы идарәчесе Мидхәт Шаһиәхмәтов катнашты.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасыннан Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Дәүләт Думасы депутатлары белән очрашты.
Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды, анда “Бердәм Россия” бөтенроссия сәяси партиясенең Татарстан бүлекчәсе секретаре, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Ф.Х. Мөхәммәтшин, Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Алексей Песошин катнашты.
Татарстан хакимиятләре Татарстан Республикасы икътисадын үстерүдә республика предприятиеләренең әйдәүче җитәкчеләренә таяна һәм киләчәктә дә таянырга җыена. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов “Ел җитәкчесе” тантанасын уздырганда хәбәр итте. Тантанада Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Татарстаннан Дәүләт Думасы депутатлары һәм Федерация Советы әгъзалары, Татарстан Республикасы Хөкүмәте әгъзалары, республика министрлыклары һәм ведомстволары, федераль органнарның территориаль идарәләре җитәкчеләре, муниципаль берәмлекләр, пердприятиеләр җитәкчеләре, шул исәптән кече һәм урта бизнес предприятиеләре җитәкчеләре, эш бирүчеләр берләшмәләре, һөнәр берлекләре һәм бүтән иҗтимагый оешмалар җитәкчеләре, дини конфессияләр вәкилләре, фән һәм мәдәният учреждениеләре җитәкчеләре катнашты.
«Алнас» Әлмәт заводын модернизацияләү, акционерлар, республика һәм федераль үзәк җитәкчелеге ярдәме белән предприятиенең мәгариф программаларын үстерү заводка үзенең элеккеге позицияләрен кире кайтарырга ярдәм итәчәк. Бүген мондый фикерне Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Алнас»та булганда әйтте. Аны ЧТПЗ төркеме акционеры Александр Федоров озата йөрде.